Back

ⓘ Татарстан министрлыклары - Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Рәзиф Кәримов, Элита Татарстана, журнал, Сызран ..



                                               

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ - Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы. ТР буенча ЭЭМ РФ эчке эшләр органнары системасына керә һәм РФ Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

                                               

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе

Беренче мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә зур күләмдә шәкертләр укытып чыгара. Кайбер елларны шәкертләре 1000нән дә арта. 1918 елда ябыла. Бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 елдан мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Башта мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында урнашкан була. Аннары төрле биналарга күченеп йөри, 1998 елда элеккеге бинага күчерелә. Хәзерге вакытта Казанда, Г.Тукай урамында урнашкан.

                                               

Рәзиф Кәримов

Рәзиф Гали улы Кәримов - Россия дәүләт эшлеклесе. Зәй муниципаль районы башлыгы, Зәй шәһәре башлыгы. "Бердәм Россия" партиясенең Зәй җирле бүлекчәсе секретаре.

                                               

Элита Татарстана (журнал)

"Элита Татарстана" - Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-аналитик айлык журнал. Элекке исеме – "Лидер". Республиканың эшлекле, сәяси, мәдәни, гыйльми элитасы һәм Татарстан партнерлары өчен нәшер ителә. Ай саен яхшы ак кәгазьдә, төсле итеп, 120 битле булып чыга.

                                               

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, ТР ИҮА - Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы, инвестицияләрне җәлеп итү һәм инвесторларны озата бару өчен җаваплы ведомство. ТР ИҮА статусы буенча республика министрлыклары белән бер дәрәҗәдә тора һәм турыдан-туры Татарстан Республикасы Президентына буйсына.

                                               

Созвездие-Йолдызлык (фестиваль)

Казандагы Созвездие-Йолдызлык театры белән бутамаска. "Созвездие-Йолдызлык" фестивале - ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль проекты, дәүләт оешмасы. Муса Җәлил премиясе лауреаты 2007. РФ хөкүмәте премиясе лауреаты 2010. 2002 елдан Татарстан президенты химаячелегендә патронажлыгында уза. Һәр елны сәләтле 5-21 яшьлек 80 000 яшь кеше катнаша. ТНВ каналында тапшырылган гала-концертны 29 млн тамашачы карый. Генераль продюсеры – Дмитрий Туманов.

                                               

Яшел Үзән суднолар төзү заводы

Яшел Үзән суднолар төзү заводы, ААҖ "А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" - Татарстан Җөмһүрияте Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан суднолар төзү ширкәте. 1895 елда нигезләнгән. Россиянең төп суднолар төзү ширкәтләренең берсе. Идел елгасында урнаша, шуңа күрә көймәләрне Кара диңгез, Каспий диңгезе, Балтыйк диңгезе, Ак диңгез бассейнарына су эчке юллары аша тәэмин итә ала. 1917 нче елда завод совет власте хөкүмәте карамагына алына һәм ул вакыттагы атамасы" Паратский суднолар төзәтү эшханәсе” була. Кызыл Металлист” суднолар төзәтү белән генә шөгыльләнмичә,авыл хуҗалыгы җитештерелә башлый. 192 ...

                                               

"Мәдәни Җомга" газетасы

"Мәдәни Җомга" газетасы - Казанда татар телендә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы. "Мәдәни җомга" гәҗите ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 4 маенда карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче баш мөхәррире - татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. 2005 елдан соң ТР" Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан –" Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. ...

                                               

Казан дәүләт аграр университеты

1918 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында Казан университеты каршында урман факультетына нигез салу турында карар кабул ителгән. 1922 елның 22 маенда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык бүлекләреннән мөстәкыйль Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын булдыру турында РСФСР Главпрофобрның карары басылып чыга. 1926 елның маенда институт бүлекләре: а) үсемлекчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгын оештыру секцияләре белән авыл хуҗалыгы факультетына; б) урман ...

                                               

Сызран

Сызран - Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр, Сызран районының үзәге. Халык саны - 178 773 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән - 179 581 кеше.

                                               

Казан марафоны

Казан марафоны - 2015 елдан башлап Казанда ел саен үткәрелә торган йөгерү буенча ярыш. Үз эченә марафон дистанциясен, 21.1 км, 10 км һәм 3 км кертә. Марафонда профессиональ спортчылар һәм әлеге спорт төрен яратучылар катнаша. TIMERMAN спорт чаралары сериясе бренды астында уздырыла. Якшәмбе, май аенда үткәрелә.

                                               

ТР дәүләт сынлы сәнгать музее

ТР дәүләт сынлы сәнгать музее - Татарстанның сынлы сәнгать музее – Татарстанның, Россиянең, Көнбатыш Аурупа рәссамнарының сынлы сәнгать әсәрләрен күрсәтү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы. Россиядә иң зур универсаль музейларның берсе. Казанның үзәгендә, Карл Маркс урамында, 64 йортта урнашкан. 1958 елда РСФСР мәдәният министрлыгы карары белән оештырыла. Бинасы – 1906 елда Казан хәрби округы сәргаскәре генерал А.Г. Сандецкий өчен салынган особняк. Бүлекчәләре – "Хәзинә" милли сәнгать галереясе Казан Кремле, хәзерге заман сәнгате галереясе Карл Маркс урамы, борынгы ...

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →