Back

ⓘ Русия тимер юллары - Русия тимер юллары, Октябрь тимер юлы, Мәскәү тимер юлы, Тимер юллар, Төрксиб, Хәсән Зәбиров, Төньяк тимер юлы, Горький тимер юлы, Поезд ..



                                               

Русия тимер юллары

Россия тимер юллары - публик акционерлар җәмгыяте, Россия Дәүләт вертикаль интеграцияләнгән компаниясе, гомуми файдаланудагы инфраструктура хуҗасы, хәрәкәт составының шактый өлеше һәм Россия тимер юллары челтәренең мөһим операторы. 2003 елда Россия элемтә юллары Министрлыгы базасында оештырыла. 2012 елга булган мәгълүматларга караганда, дөньяның эре транспорт компанияләре өчлегенә кергән. Россиянең иң эре эш бирүче. 2018 елга компаниядә 737 мең кеше эшли, бу Россия икътисадында мәшгуль кешеләрнең гомуми санының 1% ын тәшкил итә.

                                               

Октябрь тимер юлы

Октябрь тимер юлы - тимер юл ширкәте, "Русия тимер юллары" ААҖ филиалы, Русиянең төньяк-көнбатыш өлкәләрендәге тимер юл инфраструктурасын файдалану белән шөгыльләнә. Идарә үзәге Санкт-Петербург шәһәрендә урнашкан. Мәскәүнең Ленинград вокзалына кадәр инфраструктура тимер юл составына керә. Октябрь тимер юлының бер өлеше: Санкт-Петербург-Павловск Бөтендөнья Мирасы исемлегенә кертелгән объект № 540-034c.

                                               

Мәскәү тимер юлы

Мәскәү тимер юлы - тимер юл ширкәте, "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы, Россиянең 16 тимер юлының берсе. Үзәк федераль округ территориясенең зур өлешенә, Россия Федерациясенең ундүрт субъектына хезмәт күрсәтә.

                                               

Тимер юллар

Тимер юллар – рельслар белән җиһазландырылган, рельслы транспорт поездларын йөртү өчен файдаланылган тар җир кисәге; хәрәкәт иткән махсус составлар өчен тәгаенләнгән рельслы юллар; илнең бердәм транспорт челтәренең кушма өлеше. Техник чаралар комплексы - хәрәкәт иткән состав, ясалма корылмалар, станцияләр, автоматика һәм телемеханика чаралары сигнализация, блокировка, шулай ук биналар белән җиһазландырылган.

                                               

Төрксиб

Төркистан-Себер тимер юлы, Төрксиб - Себерне Урта Азия белән тоташтыручы тимер юл. 1926 - 1931 елларда төзелгән проект-эзләнү эшләре 1906 - 07 елларда алып барылган. Төрксиб Луговая - Арыс тимер юл тамагы аркылы Үзбәкстан тимер юллары белән, Симәй - Новосибирск тимер юл тармагы аркылы Көнбатыш Себер тимер юлы белән тоташтырыла. Төрксиб аркылы Новосибирскидан Арыска кадәр юлның озынлыгы 2531 км, бу Чиләбе һәм Ырынбур аркылы үткән иске юлдан 1000 километрга кыскарак. Төрксиб икмәк, агач һәм күмергә бай Себерне Көньяк Казакъстан һәм Урта Азиянең мамык төбәкләре белән тоташтырды, бу төбәктә ма ...

                                               

Хәсән Зәбиров

Хәсән Зәбиров, Мазарлы, Неверкино районы, Пинзә өлкәсе, РСФСР, СССР -) - элемтә юллары инженере, техник фәннәр докторы, профессор. РФның атказанган транспорт хезмәткәре, Горький тимер юлы башлыгы, РФ элемтә юллары министры урынбасары, "Русия тимер юллары" ААҖ беренче вице-президенты.

                                               

Төньяк тимер юлы

Төньяк тимер юлы - Россиянең Яypyпa өлешенең төньякта һәм төньяк-көнчыгышында урнашкан тимер юлы. Арxангил, Иваново, Кострома, Вологда, Яpыслaу, Владимир өлкәсе һәм Коми җɵмһүрᴎятсы территориясе аша бара. Идарә шәһәре - Яpыслaу. Юл озынлыгы - 5 956 км; Мәскәү, Үктәбеp һәм Горький тимер юллары белән чиктәш. ССРБ Министрлар Сәвиты карары буенча 1953 елның 15 мартында Төньяк һәм Яpыслaу тимер юллары берләштерү нәтиҗәсендә оештырыла.

                                               

Горький тимер юлы

Горький тимер юлы - Россия башкаласы Мәскәү шәһәрен Урта Идел буе, аның аша Урал, Себер, Урта Азия җирләре белән тоташтыручы тимер юллар системасы. Юлның идарәсе Түбән Новгородда урнашкан.

                                               

Шамил Шәйдуллин (тимер юлчы)

Шамил Шәйдуллин, Шамил Нургали улы Шәйдуллин, Şäydullin Şamil Nurğali ulı, рус. Шайдуллин Шамиль Нургалиевич - тимер юлчы, Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары. "Бердәм Россия" сәяси фиркасе әгъзасы, фирканең Сембер өлкәсе бүлеге шурасы әгъзасы. Ш.Н. Шәйдуллинның энесе.

                                               

Шәүкәт Шәйдуллин

Шәүкәт Шәйдуллин, Шәүкәт Нургали улы Шәйдуллин, рус. Шайдуллин Шевкет Нургалиевич - тимер юлчы, "Россия тимер юллары" ААҖ вице-президенты, РТЮ хәрәкәт куркынычсызлыгы департаменты башлыгы. РФ шәрәфле тимер юлчысы. "Бердәм Россия" сәяси фиркасе әгъзасы. Ш.Н. Шәйдуллинның абыйсы.

                                               

Тимер юл транспорты

Күп кенә илләрдә транспортның барлык төрләре арасында тимер юл транспорты төп урынны алып тора, бу аның универсальлеге белән аңлатыла: икътисадның барлык тармакларына хезмәт күрсәтү һәм халыкның барлык климат зоналарында да диярлек пассажирлар йөртүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә. Тимер юл транспортының төп өстенлекләре: күпләп йөк ташу сәләте; зур араларга массакүләм йөк ташу нәтиҗәлелеге; чагыштырмача зур тизлек; ышанычлылык һәм иминлек; ташуларның үзкыйммәте түбән; башка төр транспортка караганда әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы азрак. Һәр илдә тимер юл транспорты өлеше ...

                                               

Поезд

Тимер юлы буенча файдалы йөкне яки пассажирларны аерым кепчәкле арбаларда ташучы тимер юл транспорт чарасы поезд дип атала. Хәрәкәт итү өчен көч локомотив яки аерым үзйөрешле арбаларда урнашкан моторлар тарафыннан тудырыла. Поездланың тарихы пар көченндә эшләүче локомотивларыннан башланса да, бүгенге алдынгы төрләре - дизель һәм электр көчендә эшләүче локомотивлар. Соңгылары өчен көч тимер юл өстендә асылынган чыбыклар яки янында урнаштырылган өстәмә рельс аркылы тапшырыла. Башка кулланыла алган көч чыганаклары арасына җигүле атлар, тартыла торган кабельләр системалары, гравитация, пневмат ...

                                               

Байкал-Амур магистрале

Байкал-Амур магистрале йә БАМ - Көчыгыш Себердә һәм Ерак Көнчыгышында урнашкан тимер юл. Дөньяда иң зур тимер юл малгистралләреннән берсе. Төп юлы, Тайшет - Советская Гавань озак тәнәфесләр белән 1938 елдан алып 1984 елга кадәр төзелгән. Кыен геологик һәм климатик шартларда алып барылган үзәк өлеше төзелеше 12 елдан артык алды, ә иң кыен өлешләренннән берсе - Төньяк Муя түнилнең төзелеше - 2003 елда гына тәмамланды.

                                               

Көньяк Урал тимер юлы

Көньяк Урал тимер юлы - Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия җирләрен тоташтыручы тимер юллар системасы. Юлның идарәсе Чиләбедә урнашкан. Ул Русиянең 4 субъектын хезмәтләндерә, шулар арасында 1 республика Башкортстан, 3 өлкә. Омск өлкәсе, Самар өлкәсе, Сарытау өлкәсе, Төньяк Казакъстан өлкәсе һәм Свердловски өлкәсе аша уза.

                                               

Трансполяр магистраль

Трансполяр магистраль - 1947 - - 1953 елларда төзелгән Чум - Салехард - Игарка тимер юлы. Юл Төньяк Поляр түгәрәк артында башлана, Елецкий - Харп участогында Поляр Урал тауларны кисеп үтә, аннан соң Көнбатыш Себер тигезлек аша үтә. Юлның соңгы бүлеге Ермаково - Игарка шулай ук Төньяк Поляр түгәрәк артында урнашкан иде.

                                               

Уфа янындагы тимер юл һәлакәте

Уфа янындагы тимер юл һәлакәте - 1989 елның 4 июньдә Башкортстанның Иглин районында, Әшә шәһәреннән 11 км ераклыкта, Әшә - Олы Теләк аралыгында килеп чыккан Русия һәм ССРБ тарихындагы иң эре тимер юл һәләкәте. № 211 "Новосибирск - Адлер" һәм № 212 "Адлер - Новосибирск" пуезлары кара-каршы үтү вакытында якында уза торган "Себер - Урал - Идел буе" газүткәргечендә булган авария сәбәпле барлыкка килгән җиңел күмер-сутудыргыч болытының көчле шартлавы килеп чыккан. 575 кеше һәлак булган, шул исәптә 181 бала, 600 дән кеше яраланган булган.

                                               

Яшел Үзән - Яраң тимер юл линиясе

Яшел Үзән - Яраң тимер юл линиясе - 196 км озынлвктагы Горький тимер юлы линиясе. Марий Эл Республикасын көньяктан төньякка кисеп, Республиканың башкаласы Йошкар-Ола шәһәре аша узып Татарстанның Яшел Үзән һәм Киров өлкәсенең Яраң шәһәрләрен үзара тоташтыра.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →