Back

ⓘ Татарстан - Ватаным Татарстан газетасы, гербы, язучылар берлеге, радиосы, Республикасы гимны, Татарстан, телерадиокомпания ..



                                               

"Ватаным Татарстан" газетасы

Ватаным Татарстан – татар телендә чыгучы Татарстан дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Газета сәхифәләрендә мәкаләләрдән тыш рәсми документлар да бастырыла. 2010 елның беренче яртыеллыгында гомуми тиражы – 24 мең данә. Газета 1918 елдан бирле чыга. Башта "Эш" дип аталган була. 1920 елдан газета "Татарстан хәбәрләре", соңрак "Кызыл Татарстан" исемнәрен йөртә. 1960 елдан бирле – "Социалистик Татарстан". 1970нче елларда тиражы 175 мең данәгә җитә. 1992 елдан – Ватаным Татарстан дип атала.

                                               

Татарстан гербы

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербы – Татарстан дәүләти символы. 1992 елның 7 февралендә Татарстан Дәүләт Шурасы тарафыннан расланды. Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" канунында күрсәтелгән. Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров идеясе һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов башкаручы.

                                               

Татарстан язучылар берлеге

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Татарстан язучылар берлеге - Татарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек 1936 елда оеша. Берлекнең идарә рәисе: 2016-2021 елларда ― Данил Салихов. 2021 елдан ― Ркаил Зәйдулла Бүгенге көндә Татарстан язучылар берлегендә 333 язучы бар. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1960нчы елларда 100 кеше исәпләнгән. 7 миллион татар өчен 300 язучы күп түгел, кайвакыт күпсенүчеләр булса да. Күреп торасыз, бүген безнең әдәби сүзебез бөтен татарга да барып җитә алмый. СССР таркалгач, миллион ярым татар кешесе Урта Азиядә яшәп калды, шулай ук ике миллионнан артык ...

                                               

"Татарстан" радиосы

Эфирга чыгу ешлыклары – 252 кГц 1190 м һәм УКВ 68.48 Мгц. Татарстанда шулай ук чыбыклы радио аша тапшырыла. Эфир вакытлары: 6 белән 8.00 арасында, 10 белән 11.00 арасында, 12.10 белән 14.00 арасында дүшәмбедән кала. Шимбә һәм якшәмбе – 8дән 14.00 кадәр. Көн саен кыска дулкыннарда "Татарстан дулкынында" тапшыруы чыга: 8.10да 15110 кГц, 10.10 - 9690 кГц, 12.10 – 15195 кГц.

                                               

Татарстан Республикасы гимны

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт гимны - 1992 елда кабул ителгән. Җөмһүриятнең Дәүләт гимны авторы - бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт гимнын куллану кагыйдәләре "Татарстан Җөмһүрият дәүләт символлары" канунында күрсәтелгән. 1998 елда аранжировка ясаучы һәм симфоник оркестр өчен әзерләүче - Муса Мирзәев, азәрбайҗан композиторы.

                                               

Татарстан (телерадиокомпания)

Казан телевидение студиясе эфирга беренче мәртәбә 1959 елның 3 ноябрендә чыкты. Ә радиотапшырулар исә моннан элек - 1927 елның 7 ноябрендә. 1992 елда "Татарстан" дәүләт телевидение һәм радиотапшыру компаниясе оештыра. 1990 елларда "ТРТ" каналы Татарстан радиосы һәм телевидениесе оештыра, әмма 2000 елларда ул "Россия" каналына күчә. 2004 елның 24 декабрендә компания БДТРК нең филиалы була. "Татарстан" ДТРК программалары "Россия-1", "Россия-2", "Россия-24" каналларында, "Русия радиосы", "Казан" дулкыннарында чыгалар. Компания директоры - Фирдус Салих улы Гималтдинов.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →