Back

ⓘ Казан районы, ТАССР. Казан районы - 1927 елдан 1938 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстанның Кө ..



                                               

Тәрби районы

Гафур Коләхмәтов – соңгы елларын яшәгән, кабере Енә авылы зиратында. Михаил Девятаев 1917-2002, Тәрби, хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы. Хөсәен Тарпищев - ТАССР финанс халык комиссары 1930. Әхмәт Китаев – рәссам Али Акыш әти-әнисе Енәдән Шәмсия Апакай – АКШта татар эмиграциясенең күренекле вәкиле Һади Такташ Сыркыды, 1901-1931 - татар шагыйре.

                                               

Гоголь урамы (Казан)

Гоголь урамы - Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Щапов, Горький, Карл Маркс һәм Зур Кызыл урамнары белән кисешә. Язучы Николай Гоголь хөрмәтенә аталган.

                                               

Роза Җаббарова

Ул Казан шәһәрен гөлбакчага әйләндерде. Роза Шәрифулла кызы Җаббарова 1960 елның 19 февралендә ТАССР ның Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында дөньяга килә. Балачактан ук максатчан, үҗәт булуы белән апаларыннан аерылып тора. Туган авылында сигезьеллык, күрше Урта Тигәнәледә урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга юл тота. Биредә ул төзү техникумын тәмамлый. Әмма хыялына тугры калып, Куйбышев шәһәрендә стюардессалар хәзерләү курсына керә. Махсус сайлап алу комиссиясе аша үткәч, ул башта якын араларга, соңыннан ерак рейсларда пассажирларга хезмәт күрсәтә. Биш ел күкләр киңлеген колачлый. Әмма га ...

                                               

Баруди бистәсе беренче мәчете

Баруди бистәсе беренче мәчете - Казанда агачтан төзелгән мәчет, дини архитектура корылмасы. 1837 елда Дары бистәсендә татар бизәү сәнгате өлгеләре белән классицизм стилендә төзелгән. Баруди гәрәп телендә дары тигәнне аңлата. Мәчет бүгенге көнгә сакланмаган. СССР вакытында балалар бакчасы урнашкан була. 1973 елда сүтелә.

                                     

ⓘ Казан районы (ТАССР)

Казан районы - 1927 елдан 1938 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстанның Көнбатышында урнашкан. Административ үзәге - Казан шәһәре.

                                     

1. Тарих

Казан районы 1927 елның 10 апрелендә Арча кантоны составыннан чыгару юлы белән барлыкка килә. 1927 елның 1 августка кадәр Воскресенск районы исемен йөртә.

1935 елның 10 февралендә районның төньяк-көнчыгыш өлеше яңа оешкан Биектау районы составына тапшырыла.

Казан районы 1938 елның 4 августында юкка чыгарыла:

  • районның Көньяк-Көнчыгыш өлеше яңа төзелгән Сталбишчы районы составына керә;
  • районның Көнбатыш өлешеннән Юдино районы хәзерге Яшел Үзән районы төзелә.
                                     

2. Административ бүленеш

Район составына Олы Клүчә, Биектау, Бөреле, Кошчак, Сталбишчы, Сокуры кебек торак пунктлары кергән. Районның җитәкче органнары Казанда урнашуга карамастан, шәһәр үзе район составына кермәгән. Соңрак аның составыннан Яшел Үзән шәһәре дә чыгарылган.

1934 елга булган мәгълүматларга караганда, бу ике шәһәр дә Татарстан АССР Үзәк башкарма комитетының турыдан-туры буйсынуында булганнар.

                                     

3. Чыганаклар

  • Татар энциклопедия сүзлеге Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  • Татар энциклопедиясе: 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  • Административно-территориальное деление Союза ССР на 15 июля 1934 года / Центр. Испол. Комитет Союза ССР. - М.: Власть Советов, 1934. - XXXII, 350 c. ; 1 л. диагр.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →