Back

ⓘ Олы Кайбыч авыл җирлеге - Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге - Олы Кайбыч авылы. Олы Кайбыч авыл ..



                                               

Дубёнки районы

Район 1928 елның 16 июлендә Урта Идел өлкәсенең Мордва округы составында барлыкка килгән. 1962 елда район бетерелгән, территориясе Ардатау авыл районына кертелгән; 1965 елда торгызылган.

                                     

ⓘ Олы Кайбыч авыл җирлеге

Олы Кайбыч авыл җирлеге - Татарстан Республикасының Кайбыч районы составына керүче муниципаль берәмлек. Административ үзәге - Олы Кайбыч авылы.

Олы Кайбыч авыл җирлеге составындагы дүрт торак пунктта - 850 хуҗалык исәпләнә һәм анда барлыгы - 2320 кеше яши. Олы Кайбычта - 595 хуҗалыкта - 1710, Иске Чәчкабтагы – 146 хуҗалыкта - 463, Афанасьевкада - 50 хуҗалыкта - 148, Симәкидәге - 30 хуҗалыкта – 93 кеше гомер кичерә. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күбесе район үзәгендә урнашкан оешма-учреждениеләрдә эшли. Авыл җирлеге территориясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә урнашкан. Аерым алганда, Иске Чәчкабта" М. Закиров” исемендәге җәмгыятьтә - 46 кеше эшли, Афанасьефка, Симәки авылларын үз эченә алган ООО "Золотая Нива" филиалы" Садовод” җәмгыятендә - 28 кеше хезмәт куя. Бездә шулай ук - 47 шәхси эшмәкәр һәм ялланып эшләүче - 30 кеше бар. Олы Кайбычта урта гомумбелем бирү мәктәбендә - 343, Иске Чәчкаб мәктәбендә - 55 укучы белем ала. Район үзәгендәге" Миләшкәй” балалар бакчасына - 126, Иске Чәчкаб балалар бакчасына - 16 бала йөри. Өч торак пунктта халыкка мәдәният хезмәте күрсәтелә. Олы Кайбычта - район мәдәният йорты, үзәк китабхәнә эшли. Балалар сәнгать мәктәбендә 106 укучы фортепьяно, баян, хореография классларында шөгыльләнә. Иске Чәчкаб, Афанасьевка авылларында мәдәният йорты, клуб, китапхәнәләр эшли.

Олы Кайбычта район үзәк сырхауханәсе урнашкан, Иске Чәчкаб, Симәкидә фельдшер - акушерлык пунктлары халыкка хезмәт күрсәтә.

Олы Кайбыч авыл җирлегендә 25 сәүдә предприятиясе халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 19-ы шәхси эшмәкәрләрнеке, алтысы –" Кайбыч кооператоры” җәмгыятенеке. Элекеге универмаг бинасындагы ябык базарда промышленность һәм азык – төлек товарлары сатыла. Шәхси эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин тырышлыгы белән якшәмбе ачык базары заман таләпләре буенча әйбәт кенә эшләп килә.

Олы Кайбыч авыл җирлеге ун округка бүленгән, һәрберсендә сайланган депутатлар бар.

Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында № 25-ЗРТ "Кайбыч муниципаль районы" һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статуслары һәм территорияләре чикләрен билгеләү" кануны нигезенедә оеша 2008 елның 29 декабрь үзгәрешләре белән.

Җирлеккә дүрт авыл керә:

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →