Back

ⓘ Казан дәүләт аграр университеты. 1918 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында Казан университеты каршында урман факультеты ..



                                               

Төзелеш

Металл конструкцияләр - металлардан формалы һәм табаклы корулы һәм терәк кәртелә торган төзелеш конструкцияләре. "Тимер җиңел конструкцияләр" - йокы профилле тимер көпләнгән һәм җиңел синтетик җылыткыч төзелгән ишелеп озын таганлы йортлар.

                                               

Русия фәннәр академиясе профессоры

Руси́я фәннә́р акаде́миясе профе́ссоры – милли һәм халыкара дәрәҗәдәге фәнни казанышлар һәм шулай ук академиянең төп мәсьәләләре һәм функцияләрен тормышка ашыруда актив катнашкан өчен Россия Фәннәр академиясе Президиумы тарафыннан бирелә торган мактаулы гыйльми исем. 2015 елда оештырыла. Мәгарифнең төрле өлкәләрендә фәнни-тикшеренү яки фәнни белем бирү эшчәнлеге алып барган, Россия Фәннәр академиясе әгъзасы булмаган, яше 50 дән артмаган Россия галимнәренә бирелә.

                                               

Газимҗан Шәрәфетдинов

Һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары, исемнәре тарих битләренә язылырдай бөек шәхесләре була. Буа туфрагы да үтә сәләтле кешеләрдән мәхрүм калмаган. Яңа Чәчкап авылы профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РТФА академигы, күренекле галим һәм фән эшлеклесе – Газимҗан Сәлимҗан улы Шәрәфетдиновны тудырган. Аның ярты гасырга сузылган күп тармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү, авыл хуҗалыгының дәрәҗәсен күтәрү, бигрәк тә терлекчелеккә хезмәт итү була. Газимҗан абый Шәрәфетдинов. Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы исемне язып куйдым да туктап калдым. ...

Казан дәүләт аграр университеты
                                     

ⓘ Казан дәүләт аграр университеты

1918 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында Казан университеты каршында урман факультетына нигез салу турында карар кабул ителгән. 1922 елның 22 маенда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык бүлекләреннән мөстәкыйль Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын булдыру турында РСФСР Главпрофобрның карары басылып чыга.

1926 елның маенда институт бүлекләре:

а) үсемлекчелек, терлекчелек һәм авыл хуҗалыгын оештыру секцияләре белән авыл хуҗалыгы факультетына; б) урман факультетына әйләнә.

1927 елның җәендә институтның авыл хуҗалыгын механикалаштыру кафедрасы каршында машина сынау станциясе булдырыла.

Шушы полигон базасында 1929 елда Татарстанда беренче машина сынау станциясе оеша.

1927 елның 11 октябрендә институтка татар яшьләренә" яшел ут” ачкан төрки-татар рабфагы кушыла. Шуңа бәйле рәвештә 1927 елдан алып 1929 елның январенә кадәр татар студентларының саны 4.6 дан 11.4% ка арта.

1930 елда институт 2 вузга бүленә: урман-техник Йошкар-Ола шәһәре һәм авыл хуҗалыгы институты Казан шәһәре. Шулай итеп, 1930 елда институт составына бары тик бер генә – агрономия факультеты гына керә.

1933 елның көзендә Казан авыл хуҗалыгы институтына зоотехника факультеты дип үзгәртеп сөт хуҗалыгы институты кушыла. Соңрак бу факультет Казан ветеринар институтына бирелә.

1941 елда 52 студент һәм ректор Анисимов җитәкчелегендә укытучылар фронтка китә.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда җиләк-җимеш – яшелчә 1943–1948, агроурманмелиорация факультетларында 1949–1955 студентлар әзерләү эше алып барыла.

1950 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру дигән яңа факультет ачыла.

1961 елда икътисад факультеты ачыла. Озак еллар дәвамында 1965–1992 җитәкче кадрлар авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү факультеты эшләп килә.

Мәгариф һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары карары нигезендә 1995 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына авыл хуҗалыгы өлкәсендә эре уку-фәнни үзәк буларак академия статусы бирелде.

Хәзерге вакытта академия структурасына Норлат шәһәрендәге филиал, Баулы, Буа, Минзәлә, Бөгелмә шәһәрләрендәге вәкиллекләр керә.

Шулай ук монда вузга керү өчен әзерлек факультеты, аспирантура, диссертация советы, уку-тәҗрибә хуҗалыгы, тәҗрибә кыры, уку-фәнни җитештерү үзәге, китапханә, музей, информацион технологияләр үзәге бар.

2006 елның 27 августында академия университет статусын алды.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →