Back

ⓘ Мәдәни Җомга газетасы - Казанда татар телендә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы. Мәдәни җомг ..



                                               

Юксыллар сүзе (гәҗит)

Юксыллар сүзе - атналык иҗтимагый-сәяси гәҗит. РКПның Ырынбур губерна комитетының үгетләү-пропаганда бүлеге органы. 1920 елның 14 маеннан 1921 елга кадәр Ырынбур шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. Мөхәррир – Әфзал Таһиров.

                                               

"Авыл тормышы" журналы

"Авы́л тормышы́" - айлык авыл хуҗалыгы журналы. Эшче, крестьян һәм кызылармияче депутатларның Казан Советы җир бүлеге органы. 1919 елда Казанда татар телендә нәшер ителә. Журнал битләрендә хөкүмәтнең декретлары, карарлары басыла, РСФСРда коммуна һәм артельләрнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре яктыртыла. Шулай ук урманнарны, елга-күлләрне саклау, иген кырларының торышын яхшырту юлларын күрсәткән мәкаләләр урын ала. "Авыл тормышы" журналы яшь үсентеләр үстерү, авыл хуҗалыгы культураларын кышка әзерләү турында киңәшләр бирә. Төп рубрикалары: "Терлекчелек", "Игенчелек", "Авыл тормышы яңал ...

                                               

Татар халык әкиятләре

Әкият – халык авыз иҗатының борынгы, киң таралган һәм мавыктыргыч җанрларның берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә, явызлыкны гаепли, гаделлекне хаклыкны яклый. Әкиятнең туу вакыты – ул нәкъ менә изге хикәянең нәфис хикәягә әверелеп киткән чагы. Йоладан аерылган хикәя шулай ук үзенең" изге”леген җуя һәм барлык кешеләр өчен дә сөйләнелә башлый. Әкиятнең мөстәкыйльжанр булып формалашып җитүе борынгы община строеның таркал ...

Мәдәни Җомга газетасы
                                     

ⓘ "Мәдәни Җомга" газетасы

"Мәдәни Җомга" газетасы - Казанда татар телендә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы.

"Мәдәни җомга" гәҗите ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 4 маенда карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче баш мөхәррире - татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. 2005 елдан соң ТР" Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан –" Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. гәҗит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга. 2011 ел ахырында тиражы – 3100 данә.

"Мәдәни җомга" - халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.

"Мәдәни җомга" гәҗите һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле "И Туган тел…" кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. "И Туган тел…" дә урын алган материаллар галимнәр, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантлар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →