Back

ⓘ Шәйхулла Алкин 1893 елның 15 августында Казан губернасы Зөя өязе Иске Чәчкаб авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Атасы - Сибгатулла Алкин. Бабасы - иҗтим ..



                                               

Ак юл (журнал, 1913)

Беренче саны 1913 елның 15 апрелендә, Казанда басыла. Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ак юл" журналы айга ике тапкыр чыга, барлыгы 74 номер дөнья күрде. Аңлаешлы җиңел теле, бай эчтәлеге һәм яхшы техникасы буенча, шул заман матбугатында күренекле урын биләгән. Аның эшендә яңа таныла башлаган яшь язучылар катнаша. Иң актив катнашучыларга исә Габделбари Баттал, Фәхрелислам Агиев, Фатих Сәйфи-Казанлы, Садри Җәлал, Г.Рәфикый, Хөсни Кәрим, Шәһит Әхмәдиев, Г.Шәрәф, И.Биккол, Нәкый Исәнбәт, Х.Әбелхан, Сәгыйть Сүнчәләй, Зыя Ярмәки, Шәйхулла Алкин һ.б. кертергә мөмкин. Журнал беренче бөтендөнья сугышы ...

                                     

ⓘ Шәйхулла Алкин

Шәйхулла Алкин 1893 елның 15 августында Казан губернасы Зөя өязе Иске Чәчкаб авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Атасы - Сибгатулла Алкин. Бабасы - иҗтимагый эшлекле Габделлатыйф Алкин. 1905 елда Казанда җәдиди мәдрәсә, аннары, 1913 елда, Казанда сәүдә училищесын тәмамлый. Казанда яшәгән чорда Шәйхулла Алкин татар периодик матбугаты белән хезмәттәшлек итә башлый.

1913–1918 елларда Мәскәүдә сәүдә эшләре институтында укый. Мәскәүдә укыган чорда Шәйхулла Алкин иҗтимагый тормыштан читтә калмый. Бу елларда коммерция институты каршында "Студент-мөселманнарга узара ярдәмләшү" түгәрәге оештырыла, идарә рәисе итеп Шәйхулла Алкин сайлана.

Сәүдә белән шөгыльләнә, февраль революциясе чорлары аның язмышын бөтенләй икенче якка борып җибәрә. Ул татар халкының мөстәкыйль дәүләтчелеге өчен көрәшүчеләр сафына баса. Мөселманнарның Беренче Бөтенрусия съездына 1917 ел, 1–11 май, Икенче съездына 1917 ел, 16 июль-2 август катнаша. Ш. Алкин - Уфада үткән Милләт мәҗлесендә депутат. Монда аңа финанс министры вазифасы Малия Назарате рәисе йөкләнә.

Шәйхулла Алкин Октябрь революциясен кабул итми. 1917 елның август аенда Шәйхулла Алкин башка коллегия әгзалары белән Милләт Мәжлесе чакыруын оештыру эшләрендә катнашу өчен Уфага күчеп китә.

1918 елның көзендә Уфа каласы Советлар кулына күчкәч Томск шәһәренә күчеп китә дип уйланыла. Шәйхулла Алкинның шәхси эшендә 1920 елның 14 августы белән даталанган тарихи документ сакланып калган. Ул үтенечтә Шәйхулла Алкин Томск университетына күчер өчен имтиханнар тапшыру турында кайбер документлар сорап яза.

Шәйхулла Алкинның Уфадан киткәннән соңгы тормышы ачыкланмаган. "Татарстан хәбәрләре" исемле мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов болай ди:

Шуннан башка мәгълүмат юк.

                                     

1. Иҗат эшчәнлеге

Ш. Алкинның иҗат эшчәнлеге 1913 елларда башлана. "Ил" газетасында иҗтимагый эчтәлекле мәкаләләре белән катнаша. Балалар әдәбиятына да үзенең өлешен кертә. Бу өлкәдәге әсәрләре "Ак юл" журналының 1914 елгы саннарында теркәлеп калган.

Ул үзенең иҗатын ике юнәлештә алып барырга планлаштыра. Беренчесе - фәннилеккә тартым мәкаләләр: "Башкортлар җыены", "Агачлар, үләннәр дөньяда ничек тереклек итәләр". Икенчесе хикәяләре: "Үрдәкләр", "Мескен песнәк", "Хәнҗәр".

Хикәяләрендә Ш. Алкин табигатьтәге җан ияләре белән кешеләр язмышы арасында уртаклыклар таба. Табигатьтәге җан ияләренең дә кешеләрнеке шикелле язмышлары бар. Автор бу язмышларның фаҗигале якларын күрсәтергә алына.

                                     

2. Әдәбият

  • Усманова Д. Шайхулла Алкин // Татарстан. 1995. № 9–10.
  • Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл.
  • Султан-Галиев М. Избранные труды. Казань, 1998.
  • Д.Усманова. "Татарстан" журналы. №9-10. 1995 ел.
  • Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →