Back

ⓘ Арча районы флагы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Арча район Советының 55нче утырышы карары бел ..



Арча районы флагы
                                     

ⓘ Арча районы флагы

Арча районы флагы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми символы булган танып-белү-хокукый билгесе. Арча район Советының 55нче утырышы карары белән 2006 елның 17 мартында расланган.

Герб 2259 номерлы теркәү номеры астында Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 50 номерлы астында Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

                                     

1. Тасвирлама

"Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттә, уртасына сары бүрәнәле кальга, читләре буйлап 14 сары башак һәм 14 ак кашкарый чәчәкләре урнаштырылган туры почмаклы яшел тукыма".
                                     

2. Символиканы нигезләү

Арча районы флагы Арча районы гербы нигезендә эшләнгән һәм 2006 елның 17 мартында Татарстан Республикасының Арча район советында кабул ителгән.

Татарстанның Арча районы - Казан ханлыгының иң борынгы төбәкләреннән берсе булуы белән билгеле. Биредә хакимнәрнең һәм аксөякләрнең шәхси биләмәләре урнашкан булган. Бу җир гасырлар дәвамында Казан ханнарының ышанычлы терәге булгып хезмәт иткән. Арча тарихы татар халкының дәүләтчелеген торгызуда төп роль уйнаган күпсанлы вакыйгалар белән бәйле төбәк. Хәзерге Арча районы үзәге - Арча шәһәренә урта гасырда чик буе ныгытмасы-форпост буларак нигез салына. Ныгытма күп еллар дәвамында тыныч халыкны дошман яуларыннан саклап, үз функциясен уңышлы башкарып килде. 1781 елның 18 29 октябрендә расланган Арча өяз шәһәре гербыннан алынган сары алтын ныгытма образы төбәкнең тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Ныгытма сурәте шулай ук шәһәр һәм районның үзара бәйләнешен ассызыклый.

Икмәк башакларыннан һәм кашкарый чәчәкләреннән эшләнгән кайма авыл хуҗалыгын районның хәзерге икътисады нигезен аңлата. Кашкарый чәчәге кояшны һәм озак яшәүне гәүдәләндерә. Ак төс көмеш - чисталык, камиллек, иминлек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Сары төс алтын - уңыш, байлык, тотрыклылык, интеллект һәм хөрмәт символы.

Яшел төс - табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше символы.

                                     

3. Әдәбият

  • Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan. - Казань: Татарское книжное издательство, 2017. - С. 65-68. - 248 с.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →