Back

ⓘ Азат Җиһаншин, 1973. Бу Татарстан сәясәтчесе турында мәкалә, режиссер турында биредән укыгыз Азат Җиһаншин, Азат Илдус улы Җиһаншин 1973 елның 5 апреле - Татарс ..



Азат Җиһаншин (1973)
                                     

ⓘ Азат Җиһаншин (1973)

Бу Татарстан сәясәтчесе турында мәкалә, режиссер турында биредән укыгыз

Азат Җиһаншин, Азат Илдус улы Җиһаншин 1973 елның 5 апреле - Татарстанның хуҗалык эшлеклесе һәм сәясәтчесе, "Татагролизинг" АҖ генераль директоры, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасының 2нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1973 елның 5 апрелендә туган. "Юриспруденция" белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетын 1998, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын 2009 тәмамлаган.

                                     

2. Хезмәт юлы

1999 елның июненнән ноябрь аена кадәр - Дәүләт салым инспекциясенең Арча районы буенча юридик хезмәтенең әйдәп баручы белгече.

1999 - 2000 елларда - Казан шәһәре Вахитов районы буенча дәүләт салым инспекциясенең юридик бүлегенең 1нче категорияле белгече.

2000 - 2005 елларда - "Татарстан сөте" Холдинг компаниясе" ААҖ юридик бүлеге башлыгы.

2005 - 2010 елларда - "Татарстан сөте" ААҖ генераль директоры урынбасары - икмәк кабул итү предприятиеләре белән идарә итү җитәкчесе.

2010 - 2012 елларда - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы.

2012 елдан 2013 елга кадәр - "Вамин Татарстан" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - башкарма директоры.

2013 елдан "Татагролизинг" АҖ генераль директоры.

2019 елның сентябреннән - 50нче санлы Биектау сайлау округыннан Бердәм Россия фиркасе исемлеге буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →