Back

ⓘ Islamtat.ru. Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Islamtat.ru, Исламтат Ислам Татарстанда сүзләренең кыскартмасы мәгълүмат агентлыгы - Татарстан Җөмһүр ..



                                               

Islamtat.ru (lat)

Bu mäqäläneñ kirill älifbasındağı igezäge bar. Islamtat.ru, İslamtat mäğlümat agentlığı - Tatarstan Cömhüriäte möselmannarınıñ berençe mäğlümat agentlığı, 2007 nçe yılnıñ iün ayınnan başlap eşen alıp bara. Agentlıqnıñ töp wazifası Tatarstan häm Rusiä möselmannarınıñ ictimağıy-säyäsi, iqtisadi häm mädäni waqıyğaların yaqtırtıp baru. "İslamtat" MA redaktsiäse Qazanda urnaşqan. Älegä agentlıq urıs telendä yaza.

                                     

ⓘ Islamtat.ru

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Islamtat.ru, Исламтат "Ислам Татарстанда" сүзләренең кыскартмасы мәгълүмат агентлыгы - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының беренче мәгълүмат агентлыгы, 2007 нче елның июнь аеннан һиҗри - 1428 нче елның Җөмәдел-ахир ае башлап эшен алып бара. Агентлыкның төп вазифасы Татарстан һәм Россия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси, икътисади һәм мәдәни вакыйгаларын яктыртып бару. "Исламтат" МА редакциясе Казанда урнашкан. Әлегә агентлык рус телендә яза.

                                     

1. Төп эш

"Исламтат" МА Татарстан Җөмһүрияте территориясендәге бөтен җәмгыять вәкилләре, дин, мәгариф, фән, мәдәни мәркәзләр, дәүләт әгъзалары һәм түрәләр, галимнәр һәм җәмгыять эшлеклеләре, ватандашлар һәм ширкәтләр һ.б. белән бергә эш итеп мәгълүматны җыя. "Исламтат" агентыгының мәгълүмәти сәясәте бары тик үз журналистлар коллективы тарафыннан билгеләнә, агентлык ирекле булып санала. "Исламтат" МА яңалыкларны турыдан туры иң әүвәл чыганаклардан, ягъни вакыйгаларда катнашучылар тарафыннан өйрәнә һәм шулай итеп өлгер һәм ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып тора. Агентлык журналистлары үз эшен Ислам әхлагы буенча дәвам иттерәләр.

                                     

2. Эчтәлек

"Исламтат" сайтында төрле чаралар, вакыйгалар һәм күренешләр, күренекле һөнәр ияләренең, белгечләрнең фикерләре һәм шәрехләре, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле өземтәләр, мөселман оешмаларына һәм чараларына кагылышлы төрле әвракларның текстлары чагылдырыла. Шул ук вакытта, сайтта күп санда төрле фәнни-популяр һәм дини мәкаләләр, ислами электрон китаплар, һәм шулай ук Ислам оешмалары, Россиянең дини эшлеклеләре, гарәп илләре, татар милләтенең тарихы һәм мәдәнияте турында киң кырлы мәгълүмат табып була.

                                     

3. Айлык аудитория

2011 елның февраль һиҗри - 1432 нче елның Рабигыль-ахир ае аеның статистикасына караганда сайт сәхифәләрендә 18 000 – 23 000 зиярәтче булды тәүлегенә 600-700 уникаль кулланучы, шул исәптән 60%ы Россия территориясеннән. Сайтны аена якынча 50 000 – 60 000 тапкыр карап чыгалар.

                                     

4. Зиярәтчеләр географиясе

Зиярәтчеләр географиясе түбәндәгечә бүленә:

  • билгесез техник яктан белү чикләнгән – якынча 2%.
  • якынча 10% - Америка Кушма Штатлары
  • якынча 10% - Аурупа Берлеге илләре
  • якынча 14% - БДБ илләре
  • якынча 60% - Россия Федерациясе
  • якынча 4% - башка илләр
                                     

5. Күчермәләү индексы

Яндексның мәгълүматы буенча, 2010 нчы елның август аенда һиҗри - 1431 нче елның Рамазан ае" Исламтат” МА сайтына интернетта 4300дән артык сылтама бар.

                                     

6. "Исламтат" сайтының бүлекләре

1. Яңалыклар һәм аналитика

  • Россия яңалыклары
  • Махсус сюжетлар
  • Матбугатны күзәтү
  • Әвраклар
  • Татарстан яңалыклары
  • Аналитика
  • Дөнья яңалыклары
  • Сораштырулар
  • Әңгәмә

2. Ислам дине

  • Намаз өйрәткече
  • Китап киштәсе
  • Ислам нигезләре, сүзлекләр, Ислам буенча юлкүрсәткеч
  • Тәрҗемәләр, Коръән тәфсирләре

3. Мөселман белешмәләре

  • Гарәп илләре: тасвирламалар
  • Ислам Татарстанда: мөселман инфраструктурасы, биографияләр, элемтәләр
  • Татар милләте: белшмәләр, тарих, аш-су, сүзлекләр
  • Ислам Россиядә: белешмәләр, биографияләр, оешмалар

4. Хезмәтләр

  • Бушка игъланнар дивары
  • Мөселман сайтларының төргәге
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →