Back

ⓘ Татар теле. Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар. Татар теле - татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Россиядә икенче тел. Тө ..



                                               

Камышлы татар педагогия укуханәсе

Сембер - Камышлы татар педагогия училищесы - Сембер шәһәрендә һәм Самар өлкәсенең Камышлы авылында урнашкан булган уку йорты. 1930 - 1956 елларда эшләгән.

                                               

Теленгит теле

Теленгит теле - Төрки телләр төркеменең борынгы телләрдән берсе. Алтай төбәгендә яшәүче аз санлы төрки халыкларның теле. Алтай субэтһносның бер теле. Хәзерге вакытта югалу яный. Халык исеме Телес, тадар, татар. Теленгит сүзләрендә Ф, В, һәм Х авазлары юк, Ошбу хәрефләр алынма сүзләрдә генә очрый.

                                               

Ил теле (гәҗит)

Ил теле - иҗтимагый-сәяси, әдәби гәҗит. 1918 елның 25 ноябреннән 1918 елның 9 декабренә кадәр Уфа шәһәрендә татар телендә нәшер ителә, барлыгы 5 саны чыга. Мөхәррир – Хәлим Искәндәрев.

                                               

Көньяк Алтай теле

Алтай теле бите монда юнәлтә. Бәлки, сез Төньяк Алтай теле турында мәкаләсен эзлисез. Кө́ньяк Алта́й теле́ ягъни алтай теле - ике тау-алтай теленең берсе, алтайлыларның төп теле, Алтай җөмһүриятенең рәсми теле. 1948 елгача ойрот теле дип аталган.

                                               

Татар орфоэпиясе

Татар орфоэпиясе - татар телендә нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләрнең җыелмасы. Татар милли әдәби телендә әйтелеш нормалары тел формалашу һәм үсеш дәвамында урнашалар, XIX гасыр ахырында - XX гасыр башында тәмамланалар. Татар теленең орфоэпиясе урта диалектның казан арты сөйләшенә нигезләнгән дип санала. Казан күп гасырлар буе татар халкының мәдәни, сәяси үзәге булып килгән, шуңа күрә казан татарларының сөйләше башкалар өчен үрнәк булып килгән. 1905 елгы инкыйлабтан соң татар әдәби әйтелеше кагыйдәләре турында җитди уйланулар башлана. Татар матбугаты зур үсеш ала, уртак нормалар ки ...

                                               

Кош теле

Кош теле - татар милли ризыгы. Озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә. Суынгач уылган шикәр комы белән сибелә. Әзерләү өчен кирәкле әйберләр: он, йомырка, сөт, шикәр, май, тоз.

                                               

Терек өлкәсе

Туган тел буенча состав, 1897: рус теле - 29%, чичән теле - 23.9%, осетин теле - 10.4%, кабарда теле - 9%, ингуш теле - 5.1%, украин теле - 4.7%, нугай теле - 3.9%, комык теле - 3.4%, "татар" теле - 2.9%, авар теле - 1.7%, әрмән теле - 1.3%, алман теле - 1%. Дини состав, 1897: мөселманнар - 52.4%, праваслаулар - 39.5%, искейолачылар - 3.7%, әрмән-григорианнар - 1.6%, лютераннар - 1%.

                                               

Бакы губернасы

Туган тел буенча состав, 1897: "татар" теле - 58.7%, тат теле - 10.8%, рус теле - 8.9%, әрмән теле - 9.3%, ләзги теле - 5.8%, талыш теле - 4.2%, лак теле - 1.4%, яһүд теле - 1%. Дини состав, 1897: мөселманнар - 81.8%, праваслаулар - 6.8%, әрмән-григорианнар - 6.4%, искейолачылар - 2.7%, яһүдиләр - 1.5%.

                                               

Таврия губернасы

Туган тел буенча состав, 1897: украин теле - 42.2%, рус теле - 27.9%, "татар" теле - 13.6%, алман теле - 5.4%, яһүд теле - 3.8%, болгар теле - 2.9%, юнан теле - 1.3%. Дини состав, 1897: праваслаулар - 73.9%, мөселманнар - 13.2%, яһүдиләр - 4.2%, лютераннар - 3%, католиклар - 2%, менонитлар - 1.8%.

                                               

Дагстан өлкәсе

Туган тел буенча состав, 1897: авар теле - 27.8%, дарги теле - 21.3%, ләзги теле - 16.6%, лак теле - 13.4%, комык теле - 9%, "татар" теле - 5.6%, рус теле - 2.3%, яһүд теле - 1.2%. Дини состав, 1897: мөселманнар - 94.6%, праваслаулар - 2.9%, яһүдиләр - 1.8%.

                                               

Тифлис губернасы

Туган тел буенча состав, 1897: гөрҗи теле - 44.3%, әрмән теле - 18.7%, "татар" теле - 10.2%, рус теле - 7.5%, осетин теле - 6.4%, авар теле - 3.3%, юнан теле - 2.6%, төрек теле - 2.4%. Дини состав, 1897: праваслаулар - 55.6%, әрмән-григорианнар - 20%, мөселманнар - 18%, әрмән-григорианнар - 1.9%, искейолачылар - 1.5%, католиклар - 1.1%.

                                               

Янәсәй губернасы

Туган тел буенча состав, 1897: рус теле - 83%, "татар" теле - 7.7%, украин теле - 3.8%, поляк теле - 1%. Дини состав, 1897: праваслаулар - 93.8%, искейолачылар - 2.1%, католиклар - 1.1%, яһүдиләр - 1.1%.

                                               

Антоним

тел антонимнарs- контекстка бәйсез дә аларның капма-каршы мәгънәдә булулары аңлашылакуркак-батыр. контекстуаль антонимнар- бары тик аерым очракларда гына капма-каршы мәгънә тәшкил итә торган сүзләрягъни антитеза.

                                               

Казанның 175 нче гимназиясе

Казанның 175 нче гимназиясе, тулы исеме Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе ― Казанның Совет районында урнашкан гомуми белем бирү уку йорты, уку-укыту комплексы. 2021 елның 11 маенда булган атыш вакытында мәктәп бинасында 9 кеше үлгән.

                                               

Федерация Советы

Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советы - Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең югары палатасы. Россия Федерациясенең һәр субъектыннан икешәр вәкил дәүләт влачының законнар чыгару вәкиллекле һәм башкарма органнарыннан берәр), шулай ук "Россия Федерациясе Президенты тарафыннан тәгаенләнүче һәм Федерация Советы субъектлары дәүләт властеның законнар чыгару вәкиллекле һәм башкарма органнарыннан әгъза булып торган Федерация Советы ағзалары санының 10 процентыннан артмаган сандагы Россия Федерациясе вәкилләре" ана Россия Федерациясе вәкилләре РФ Конституциясенә төзәтү җитте " ...

                                               

Фонема

Фонема - тел белемендәге сөйләм берәмлеге. Фонемалар телдә сүзләрнең мәганәләрен аеруга ярдәм итә.Болай, сүз эчендәге охшаш өннәрне алмаштыру сүз мәгәнәсен үзгәртә. Һәр телнең өннәре бик күптәннән калыплашкан була. Алар шул телдә сөйләшкән кешеләр тарафыннан бер төрле әйтелә һәм бер төрле ачык. "Фонема" терминын Казан шәһәрендә эшче польша-русия телчеләре Н. В. Крушевский һәм И. А. Бодуэн де Куртенэ хәзерге мәганәгә якынрак итеп индерәләр. Фонема телнең абстракт берәмлеге буларак сүз өненә төгәл берәмлек буларак туры килә. Фонема анда матди яктан файдаланыла. Кискен итеп әйткәндә, сөйләм ө ...

                                               

Иң зур уртак бүлүче

Математикада ике яки күбрәк бөтен саннар өчен иң зур уртак бүлүче дип иң зур уңай бөтен, бу саннарны калдыксыз бүлә торган, сан атала. Мәсәлән, ИЗУБ = 4. Саннарның кимендә берсе нульгә тигез булмаган очракта, бу саннар өчен иң зур уртак бүлүче бар һәм бердән бер. m {\displaystyle m} һәм n {\displaystyle n} саннары өчен иң зур уртак бүлүчене билгеләү ысуллары: h c f m, n {\displaystyle \mathrm {hcf} m,n} брит. h ighest c ommon f actor. m, n {\displaystyle m,n} ; gcd m, n {\displaystyle \gcdm,n} ингл. g reatest c ommon d ivisor; ИЗУБ m, n {\displaystyle m,n} ;

                                     

ⓘ Татар теле

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Татар теле - татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, таралышы буенча Россиядә икенче тел. Төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 иң коммуникатив тел исемлегенә керә.

Лексика ягыннан татар теленә иң якын тел - башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк, уйгур һәм комык телләре бара.

                                     

1. Телнең таралышы

Татар теле Татарстан Җөмһүриятендә, шулай ук Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Мордовия җөмһүриятләрендә, Төмән, Сембер һәм Сарытау өлкәләрендә киң таралган. Россиянең барлык төбәкләрендә дә татарлар яши, барысында да татарча сөйләшүчеләр бар. Татар телендә Россиядә 5.3 млн. якын кеше сөйләшә 2002 елның халык исәбе буенча. Татар теле шулай ук башкортлар 524 399 мең кеше, руслар 136617 кеше, чирмешләр 42892 кеше, арлар 26242 кеше һәм чувашлар 68624 кеше арасында да кулланыла. 2002 елның халык исәбе алу күрсәткәнчә, Россия татарларының 81%ы татар телен белә 5554601 кешедән 4488330 кеше, 2002 елның халык исәбе буенча.

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшүчеләр АКШта, Алманиядә, Австралиядә һәм башка илләрдә дә бар.

                                     

2. Татар теленең язу тарихы

Татар теле тарихы бай булу сәбәпле, үзенең тормыш юлында язуын берничә тапкыр алмаштырган.

  • Гарәп язуы. Татарларга бу язу ислам динен кабул итү белән берлектә килә 922 ел. Бер мең елдан артык кулланыла. XIX азагында, XX башында бик зур үзгәрешләр кичерә. Яңа имла, урта имла килеп керә. Гарәп язуы сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Гарәп язуында күпчелек матбугат язмалары кулланылган, әдәби әсәрләр язылган.
  • Латин язуы. 1927нче елда татарлар латин әлифбасын куллана башлыйлар, ул "Яңалиф" дип атала. Язуда төп принцип - фонетик. Шулай ук бу чорда әлифбага ә, ө, ү, җ, ң, һ хәрефләре кертелә.
  • Рун язуы VII йөздә барлыкка килә. Азов, Себер, Кавказ, Сент һәм Венгрия җирлекләрендә киң таралган була. Язу рәвешләре - төрле, әммә нигезләре - бер. Шунлыктан төрки руннар, мадъяр руннар һәм башка төр руннар бар.
  • Кириллица. Русларда бу әлифба христиан дине кабул ителгәч кертелә 988 ел, 1918нче елдан бирле әлифбага үзгәрешләр керми. Татарлар 1939-1940нчы елларда бу әлифбага күчә. Шуннан соң татар халкының язуына үзгәрешләр кергәне юк.
  • Уйгур язуы. Алтын Урда чоры вакытында хан сарайларында рәсми документлар, хатлар язганнар.
                                     

3. Диалектлар

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалектик сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар.

Татар теле өч диалект берәмлегенә бүленә:

1) урта;

2) көнбатыш мишәр;

3) көнчыгыш. Кайбер белгечләр себер татар телен аерым телгә аера.

Диалектларның төп үзенчәлекләрен фонетик төзелеш, морфологик шәкелләр, синтаксик алымнар һәм лексик материаллар буенча ачыкларга мөмкин.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә. Урта диалект, мәсәлән, 12 сөйләштән тора.

Әдәби телнең нигезе итеп урта диалект алынган. Әдәби тел диалектларга зур йогынты ясарга мөмкин.

Урта диалектның кайбер лингвистик үзенчәлекләре

1) җ-ләштерү: җул, җегет.

2) тартык авазларының саңгырау парларына алмашынуы: Пыел урашай полса ярар иде.

                                     

4. Тәрбияләнү тарихы

Татар теле Идел буе һәм Урал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр нигезендә тәрбияләнде. Татар теленә мари, мордва, удмурт, гарәб, фарсы, рус телләре йогынтысы аеруча зур булды.

Сакланып калган әдәби мирасның иң борынгысы XIII гасырга карый. Идел буе Болгары шагыйре Кол Гали язган "Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Поэма язылган тел үзендә болгар һәм кыпчак телләре элементларын берләштерә. Монгол империясе һәм Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләренең кыпчак теле кулланыла. Казан ханлыгы чорында искетатар теле тәрбияләнә, бу телгә гарәб һәм фарсы телләреннән алынмалар хас була.

                                     

5. Рәсми статус

Татарстанда татар теле, рус теле белән беррәттән, дәүләт теле булып санала. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайбер татарлар, күбесенчә чит илләрдә, латин һәм гарәп әлифбасын да куллана.

Татарстанда татар мәктәпләре күп. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

                                     

6. ММЧ

Татар телендә төрле массакүләм мәгълүмат чаралары эшли.

Матбугат

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында дәүләт басмалары да, шәхси басмалар да бар.

                                     

6.1. ММЧ Телевидение

Татар телендәге телевидение тапшыруларына килгәндә:

  • тулысынча татарча тапшыручы телеканаллар: ТНВ-Планета, Мәйдан һ.б
  • атнасына берничә татарча тапшыру: Татарстан телерадиокомпаниясе, KZN телеканалы Адымнар тапшыруы, Башкорт иярчен телевидениесе.
  • тапшыруларының 50%-ы татар телендә: Татарстан – Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе.
                                     

6.2. ММЧ Радио

Татар телендә шактый радиолар эшли.

  • Нигезендә күңел ачу радиолары -Татар радиосы, Болгар радиосы элекке Яңа гасыр радиосы, Курай, Күңел, Qazan һәм башкалар.
  • Мәгълүмати радиолар - Азатлык радиосы, "Татарстан радиосы" һәм Төркия авазы - Татарча, һ.б.

Моннан тыш дистәләрчә район радиолары, интернет радиолары бар.

                                     

6.3. ММЧ Матбугат

1990 еллардан бирле татар матбугаты да шактый баеды. Татар телендә йөзләрчә газета-журналлар чыга. Аларның арасында дәүләт басмалары да, шәхси басмалар да бар.

                                     

6.4. ММЧ Электрон матбугат

Күпсанлы дәүләти һәм дәүләткә карамаган мәгълүмати агентлыклар туплап торган яңалыкларны Интернет челтәре аша Бөтендөнья пәрәвезе хезмәте нигезендә үз веб-сәхифәләр ярдәмендә тараталар.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →