Back

ⓘ Радик Салихов, 1965. Радик Салихов, Радик Рим улы Салихов - тарих фәннәре докторы, ТР ФА академигы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт прем ..



Радик Салихов (1965)
                                     

ⓘ Радик Салихов (1965)

Радик Салихов, Радик Рим улы Салихов - тарих фәннәре докторы, ТР ФА академигы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. 2011 - 2020 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, 2020 елның 9 июненнән директор в. б.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1965 елның 10 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Купай авылында туган. Әтисе - район газетасы журналисты, соңрак Алабуга дәүләт педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Рим Гариф улы Салихов 1937 елда Арча районы Яңа Кенәр авылында туган. Әнисе - рус теле укытучысы Светлана Семен кызы. Бертуганы Марат. Радик Рим улы Казан дәүләт университетының филология факультетын 1989, Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасын 1994 тәмамлаган. Архив-эзләнү эшләренең үзенчәлеген белә, фән белән студент эскәмиясеннән үк шөгыльләнә. XVIII - XX гасырлар башындагы татар халкы тарихының күп кенә проблемалары буенча әйдәп баручы белгеч булып тора.

"XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында Казанның татар буржуазиясенең иҗтимагый-реформатор эшчәнлеге" темасына тарих фәннәре кандидатлыгына 1998, "Россия империясенең татар буржуазиясе: җәмгыять һәм хакимият белән мөнәсәбәтләр XIX гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башы" темасына тарих фәннәре докторлыгына 2006 диссертацияләр яклаган. 2011 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп, 2016 елда хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

                                     

2. Хезмәт юлы

1989 - 1990 елларда - Казан шәһәренең 11нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

1990 - 1997 елларда - ТР ФА Г. Ибраһимов исмендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының һәйкәлләр җыентыгы бүлегенең кече, фәнни һәм өлкән фәнни хезмәткәре.

1997 - 2007 елларда - ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, 2007 - 2011 елларда - яңа һәм өр-яңа тарих бүлеге мөдире.

2011 - 2020 елларда - ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни эш буенча директор урынбасары. 2020 елның 9 июненнән - директор в. б.

                                     

3. Гыйльми кызыксынулар өлкәсе

Татар эшкуарлыгы тарихын, мөселман җәмгыятьләренең, торак пунктларның һәм татар халкының тарихын һәм Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасын өйрәнү.

Татар халкының рухи һәм матди мәдәният һәйкәлләрен, XIX гасырның икенче яртысы - XX гасыр башы татар җәмгыятенең социаль структурасын, җәдитчелекнең мөселман җәмгыятенә йогынтысы, милли сәүдә-сәнәгать сыйныфы барлыкка килү проблемалары, төбәкнең икътисадый тарихы, шулай ук Татарстан Республикасының тарихи һәм заманча территориаль геральдикасын, төбәк тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алабуга һәм Казан шәһәрләренең 1000 еллыгын фәнни нигезләгән тикшеренү төркеменә кергән.

Казанның меңьеллыгына багышланган берничә фәнни һәм фәнни-популяр басманың авторларыннан һәм җаваплы мөхәррирләреннән берсе була.

2007 - 2009 елларда Р. Р. Салихов "Инкыйлабка кадәрге Россиядә эшмәкәрлек элиталары: XIX гасырда – XX гасыр башында этноконфессиональ структурасы һәм төбәкләрдә үсеше" Рейн университеты Бонн, РФ ФА Тарих институты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә) проектында катнаша.

Р. Р. Салихов – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының, ТР милли музее, "Казан кирмәне" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать тыюлыгы Гыйльми шуралары әгъзасы, ТР Министрлар Кабинеты Баш архив идарәсе каршындагы Фәнни-методик шура әгъзасы, Казан шәһәре архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең фәнни-методик шурасы әгъзасы, ТР мәдәният министрлыгының монументаль сәнгать комиссиясе әгъзасы.

Аның фәнни җитәкчелегендә 8 тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация якланган. 8 монография, 80 нән артык фәнни мәкалә авторы.

1996 - 2001 елларда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" канунны гамәлгә ашыру буенча республика ономастик комиссиясе рәисе урынбасары, Татарстанның географик объектлары атамаларын дәүләти җайга салу һәм стандартлаштыру өлкәсендә канун проектларын әзерләү төркеме әгъзасы булып тора. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе әгъзасы булып эшли.

2002 - 2006 елларда ТР Президенты каршындагы Геральдика шурасы җаваплы сәркатибе, 2006 елдан Геральдика шурасы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара.



                                     

4. Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе 2007
  • Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты 2015, 2019
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе 2008 ел - "Казан шәһәренең барлыкка килү вакытын, аның тарихи-мәдәни мирасын торгызу һәм үстерү этапларын нигезләү буенча эшләр циклы өчен"
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты 2007 - "республика муниципаль берәмлекләре символларын теркәү һәм исәпкә алу системасын булдыру һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен"
  • "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале 2005
  • Татарстан Республикасы Дәүләт шурасы рәисенең Рәхмәт хаты 2013
  • "Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе" 2016
                                     

5. Сылтамалар

  • Действительный член Академии наук Республики Татарстан Салихов Радик Римович. ТР ФА сайты
  • Радик Салихов о Старотатарской слободе Казани YouTube видео, 10:20
  • Радик Салихов: Все встанет на свои места. caravanarba.org
  • Салихов Радик Римович. Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →