Back

ⓘ Альфред Халиков исемендәге Археология институты. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Альфред Хәсән улы Халиков исемендәге Археология институты - Татарст ..



Альфред Халиков исемендәге Археология институты
                                     

ⓘ Альфред Халиков исемендәге Археология институты

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Альфред Хәсән улы Халиков исемендәге Археология институты - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аерымланган структур бүлекчәсе 2014 елда барлыкка килә. РФ Аурупа өлешендәге өч әйдәп баручы археология академия институтының берсе һәм Идел буендагы бердәнбер институт булып тора. Институт эшчәнлегенең төп максаты - археологик,тарихи, этноархеологик һәм табигый-фәнни тикшеренүләр өлкәсендә фәнни һәм музей эшчәнлеген гамәлгә ашыру.

                                     

1. Тарих

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аерымланган бүлекчәсе - Альфред Хәсән улы Халиков 1929 - 1994 исемендәге Археология институты 2013 елда ТР ФА президентының 05.07.2013 ел, № 28 боерыгы белән барлыкка килә. Институтның штат расписаниесе 2014 елның 1 апреленнән гамәлгә кертелә һәм нәкъ менә шушы датадан институтның финанс-хуҗалык эшчәнлеге башлана. Аерымланган бүлекчә башлыгы: тарих фәннәре докторы Айрат Габит улы Ситдыйков. Институт рецензияләнә торган "Поволжская археология" һәм "Археология евразийских степей" тат. Ауразия далалары археологиясе, ВАК фәнни журналлары чыгара.

                                     

2. Институт бүлекләре

  • Реставрация-анализ бүлеге
  • Геомәгълүмати технологияләр бүлеге
  • Фин-угыр археологиясе бүлеге
  • Саклау тикшеренүләре бүлеге
  • Урта гасыр археологиясе бүлеге
  • Борынгы археология бүлеге
  • Татарстан Республикасы археология музее һ. б.
  • Мәгълүмат-мөхәррият бүлеге
                                     

3. Фәнни эшчәнлек юнәлешләре

  • Этномәдәни, социаль,антропологик һәм генетик яктан Идел-Урал төбәге халкы
  • 1нче юнәлеш: Урал-Идел буе археологик культураларының дәвамчанлыгы һәм трансформациясе
  • Урта Идел буенда һәм күрше территорияләрдә яшәгән халыкның борынгы һәм урта гасырлар агрокультурасы традицияләре
  • "Идел-Урал төбәге археологиясе" нең 7 томын язу
  • Урта гасырдагы Урта Идел буе шәһәрләре халкы: антропология, генетика һәм архебиология мәгълүматлары буенча тышкы кыяфәтен күзаллау һәм тормыш эшчәнлеге үзенчәлекләрен яңадан торгызу
  • Идел буе һәм Чулман буеның борынгы җәмгыятьләренең экологик җайлашуы һәм хуҗалык-мәдәни яктан үсеше
  • Борынгы һәм урта гасырлар Урта Идел буенда һәм күрше территорияләрдә яшәгән халыкның антропологиясе һәм тормыш эшчәнлеге үзенчәлекләре
  • Палеометалл, Иртә тимер гасыры һәм Халыкларның Бөек күченеше чорының борынгылык хронологиясе археологик һәм табигый-фәнни методлар кулланып
  • Палеоэпидемиология һәм борынгы һәм урта гасырлар Урта Идел буенда һәм күрше территорияләрдә яшәгән халыкның сәламәтлеге үзенчәлекләре
  • Урта гасырлар Ауразия даласы халкы антропологиясе
  • VIII-X гасырлар Көнчыгыш Аурупасында болгарлар
  • Халыкара мөселман археологиясе ассоциациясе
  • 2нче юнәлеш: Ауразиянең урта гасыр цивилизацияләре системасында Идел-Урал төбәге халыклары. Бөек Ефәк юлы
  • Урта Иделнең XV-XVIII гасыр археологик һәйкәлләре
  • Алтын Урданың тарихи географиясе
  • X гасыр – XIII гасыр башында Идел буе Болгарының археологик һәйкәлләре һәм аларны өйрәнү
  • 3нче юнәлеш: Татарстан археологиясе: саклау, өйрәнү тарихы, музейлаштыру
  • Археологик әйберләр һәм чыганаклар гыйлемендә идарә ителә торган мәгълүматлар базасы системасы, фәнни каталоглаштыру: фондлар, коллекцияләр, артефактлар
  • Татарстанның археология мирасы: саклау һәм өйрәнү тәҗрибәсе
  • Археологик тукымадан эшләнгән объектларны өйрәнү һәм саклау
  • Зөя утрау-шәһәрлегендәге агачтан эшләнгән объектларны өйрәнү һәм саклау
  • 4нче юнәлеш: Археометрия
  • Археологик музей предметларын өйрәнү һәм саклау
  • Күн эшләнмәләрне өйрәнү һәм саклау


                                     

4. Сылтамалар

  • Институт археологии им. А.Х. Халикова. Сайт АН РТ рус. ингл.
  • Посещение Президентом РТ Р.Н. Миннихановым Музея археологии РТ Института археологии им. А.Х. Халикова АН РТ. Сайт АН РТ, 07.02.2020 рус. ингл.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →