Back

ⓘ Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты - күптомлы татар һәм рус телендә Татар энциклопедиясен, тармак энциклопедияләрен һәм башка фәнни җыентыклар тө ..



                                               

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге - татар теленең актуаль һәм мөкәммәл лексикасын, фразеологиясен, хуҗалык тармакларына караган терминнар, атамалардан җыелган, тел белеме, тюркология һәм гомуми лексикография тәҗрибәсенә нигезләнгән соңгы күп томлы татар теле сүзлеге. 2015 елгы сүзлеккә кадәр төрле Татар аңлатмалы сүзлекләр бастыруының үтә катлаулы тарихы билгеле.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
                                     

ⓘ Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты - күптомлы татар һәм рус телендә Татар энциклопедиясен, тармак энциклопедияләрен һәм башка фәнни җыентыклар төзү һәм бастыруга юнәлтелгән Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы институт. Институтның өйрәнү даирәсенә Татарстанда яшәүче бар халыклар, чит төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да керә.

                                     

1. Тарих

Институт 1989 елда ССРБ ФА Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар энциклопедиясе бүлеге булып оеша. Бүлекнең мөдире булып Ф.С. Хәкимҗанов куела. 1992 елда бүлек Татарстан Фәннәр Академиясе кысаларына кертелә, һәм мөдире булып Г.С.Сабирҗанов сайлана. 1994 елда "Татар энциклопедиясе институты" исемен ала. 2014 елда институтның исеме бүгенгечә "Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты" исеменә үзгәртелә. 1994-2010 елларда институтның җитәкчесе булып Мансур Хәсәнов хезмәт итә. 2005 елда В.Г.Абзалова, А.В.Гарзавина, Р.Н.Даутов, Р.М.Мөхәммәтшин, Г.С.Сабирҗанов, М.Х.Хәсәнов, Р.В.Шәйдуллин рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедиясе сүзлеген төзү һәм бастыру өчен ТРның Фән һәм техника өлкәләрендәге Дәүләт бүләгенә лаек булалар. 2010-2015 елларда җитәшче вазифасы Разил Вәлиевкә тапшырыла һәм 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр институтның җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев. Институт каршындагы аспирантура "Сәясәт белеме", "Татар әдәбияты", "Туган як тарихы" юнәлешләрендә даими рәвештә яңа белгечләр әзерләп бара, 2013 елда аның составы 11 кеше тәшкил иткән.

                                     

2. Тасвирлама

Институт 4 фәнни-тикшеренү үзәктән тора:

  • Татар диаспорасын өйрәнү үзәге Б.Л.Хәмидуллин җитәкчелегендә;
  • Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге Л.М.Айнетдинова җитәкчелегендә.
  • Энциклопедистика үзәге Р.В.Шәйдуллин җитәкчелегендә;
  • Кама фәнни үзәге Н.М.Вәлиев җитәкчелегендә;

2018 елда институтта 58 кеше хезмәт иткән, шулар арасында 6 фәннәр докторы, 21 фәннәр кандидаты. Институт Азәрбайҗан, Беларус, Казакъстан, Молдова Республикасы, Украина илләре, Башкортстан, Коми, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан республикалары һәм Мәскәү шәһәре академик оешмалары, югары уку йортлары, музейлары, иҗади төркемнәре, китапханәләре, фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек итә. Институт тарафыннан түбәндә китерелгән өлкәләрдә мәгълүмәт туплау һәм җыентыкалар төзү эшләре башкарыла:

  • Әдәбият;
  • Матбугат
  • Археология һәм этнография;
  • Табигать;
  • Мәгърифәт
  • Файдалы казылмалар;
  • ТР икътисады;
  • Фән һәм техника;
  • Халык иҗаты
  • ТР тарихы;

Институтның беренчел вазифасы татар галимнәре тасвирлаган юнәлештә татар халкының матди һәм мәдәни мирасын энциклопедияле җыентыкларга тәртипләштерү, урнаштыру һәм киң даирәгә яктырту.

                                     

3. Басма хезмәтләре

Тармак энциклопедияләре:

  • "Татарстан археологиясе" ;
  • "Россия Федерациясендә татарлар тупланып яшәгән төбәкләр" ;
  • "Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары" ;
  • "Татарстан Республикасының торак пунктлары" ;
  • "Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары" ;
  • "Чүпрәле районы" ;
  • "Казакъстан татарлары" ;

Төп басмалары:

  • Татар энциклопедия сүзлеге 2002;
  • Татар энциклопедиясе 1–5 т., 2008–2016;
  • Казакъстан татарлары 2016;
  • Татарстан Республикасы: массакүләм мәгълүмат чаралары өчен энциклопедик белешмә 2016;
  • Татарстан Республикасы: табигать, икътисад, тарих, мәдәният, фән 2013 һәм 2015;
  • Татарстан Республикасының юкка чыккан авыллары 2016;
  • Татарстан: иллюстрацияле энциклопедия 2013 һәм 2015;
  • Татарская энциклопедия т. 1–6, 2002–2014;
  • Татар вакытлы матбугаты 2017.
  • Татарский энциклопедический словарь 1999;

Фәнни хезмәткәрләре:

  • "Сембер-Ульяновск төбәге татарлары: энциклопедик белешмәлек" 2016.
  • "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе" 2015;
  • "Габдулла Тукай: Энциклопедия" 2016;

Фәнни җыентыклары:

  • Россия һәм Татарстан тарихы: энциклопедик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре һәм перспективалары 2009–2016. Вып. 1–8;
  • Ватан һәм чит илләр тарихы, филологиясенең актуаль проблемалары яшь галимнәр һәм аспирантлар карашы 2012–2016. Вып. 1–5.


                                     

4. Шулай да карагыз

  • Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты
  • Татарстан Фәннәр Академиясе
  • Татар халык иҗаты ТӘһСИ;
  • Гамәли семиотика институты ТР ФА
  • Татар энциклопедиясе сүзлеге
  • ТӘһСИ;
                                     

5. Чыганаклар

  • Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты tatarica.org
  • "Татарская энциклопедия" Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14
  • Институт татарской энциклопедии АН РТ millattashlar.ru
  • Татарский энциклопедический словарь Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →