Back

ⓘ Госман Гомәр, Госман Гомәр улы Гомәров - журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премиялә ..



                                               

Госман (хәлифә)

Госман ибне Гаффән - Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең сәхабәләреннән берсе һәм өченче хәлиф. Госман радыйаллаһу ганһу вакытында Коръәнне кодификацияләү тәмамлана. Сөнниләр аны Әбу Бәкер, Гомәр ибнел-Хәттаб һәм Гали ибне Әбу Талиб белән бергә гадел хәлифләрнең берсе итеп саныйлар. Аның кунияте – Әбу Гамр, ә кушаматы – Зун-Нурәйн, чөнки ул Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең ике кызына – башта Рөкайягә, ә ул үлгәч, Үмм Көлсемгә – өйләнгән була. Госман Әт-Таифтә туа. Умәйядлар нәселенең вәкиле буларак, Госман исламга кадәр маллы сәүдәгәр була. Нәселе Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәл ...

                                               

Гомәр

Гомәр ибнел-Хәттаб - икенче хәлиф, Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмнең якын сәхабәсе. Тулы исеме – Гомәр ибнел-Хәттаб ибн Нуфәйл ибн Габдел-Гъуззә ибн Рийах ибн Габдуллаһ ибн Курт ибн Разах ибн Гъади ибн Кәгъб. Мәккәдә туа.

                                               

Сәхабә

Сахабәләр - Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләмне күргән һәм исламны кабул иткән замандашлары. Мөселманнар, сәхабәләрне искә алганда, гадәттә Аллаһ алардан разый булсын дип әйтәләр.

                                               

Сәгъд ибн Әби Вәккас

Сәгъд ибн Әби Вәккас - Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын сәхабәсе, исән вакытында ук җәннәт вәгъдә ителгән ун сәхабәнең берсе, Хәлифәтнең гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе. Сәгъд беренчеләрдән булып ислам кабул итә, аңа бу вакытта 17 яшь була. Мөселманнар белән бергә Мәдинәгә һиҗрәт кыла. Бәдер, Өхед, Хәндәк һәм башка сугышларда катнаша. Әбү Бәкер һәм Гомәр хәлифәлеге чорында Хәлифәтне ныгытуда катнаша. Византия һәм Иранга каршы сугышларда гаскәр башлыгы вазыйфасын били. Аның җитәкчелегендә Кадиссия сугышында мөселманнар фарсыларны җиңәләр. Гомәр аны үзеннән соң хәлифәлеккә алты кандидатның бер ...

                                               

Гали ибне Әбү Талиб

Гали ибне Әбү Талиб - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, аның кызы - Фатыйманың ире һәм якын сәхабәсе. Исән чагында ук Мөхәммәд галәйһиссәләм тарафыннан җәннәт вәгъдә ителгән 10 сәхабәнең берсе була. Гали әтисенең исеме - Әбу Талиб Габде Мәнәф бин Габдел-Мотталиб бин Хишәм Габде Мәнәф. Әнисе - Фатыйма бинте Асад. Галигә "Әбү-с-сибтәйн" ике онык әтисе, ягъни Мөхәммәд галәйһиссәләмнең оныклары - әл-Хәсән һәм әл-Хөсәеннең әтисе. Галинең кунияте - Әбүл-Хәсән әтисе. Шулай ук Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа "Әбу Тураб" кушаматын бирә. Гали - ислам кабул итүче беренче бала. Мөхәммәд галәйһиссә ...

                                               

Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах

Әбу Губәйдә ибнел-Җәррах - Мөхәммәд галәйһиссәләм якын сәхабәләренең берсе, күренекле гаскәр башлыгы һәм сәясәт эшлеклесе. Тулы исеме: Әбу Губәйдә Гамир ибн Габдуллаһ ибнел-Җәррах әл-Фиһри әл-Курәйши. Әбу Губәйдә беренче мөселманнарның берсе була. Әбу Бәкер аны Госман ибне Гәффан, Зүбәйр ибнел Гәввам, Тальхә ибне Губәйдуллаһ, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әби Вәккас кебек билгеле сәхабәләр белән Пәйгамбәр янына алып килә, һәм алар барысы да ислам кабул итәләр. Мөселманнарны җәберләүләр башлангач, бер төркем мөселманнар белән Әбу Губәйдә дә Хәбәшстанга күчәргә мәҗбүр була. Һиҗрәт вакый ...

                                               

Гаммәр ибне Ясир

Гаммәр ибне Я`сир - Мөхәммәд галәйһиссәләмнең билгеле сәхабәсе. Гаммәрнең әтисе Йәмәннән була, ә аннары Мәккәгә күчә, Гаммәр шунда туа. Гаммәр ислам кабул итә. Аның белән бергә әти-әнисе дә ислам кабул итәләр. Беренче мөселманнарның күбесе кебек үк, Гаммәрнең гаиләсе дә җәберләүләргә бучар була. Аның әтисе Мәккә кешесе булмаганга, ә әнисе хезмәтче булу сәбәпле, аларның хәле башка мөселманнарныкына карганда авыррак була. Мәккәлеләр, аларны исламнан баш тарттырырга теләп, бик каты җәзалыйлар, һәм, нәтиҗәдә, Гаммәрнең әти-әнисе үтерелә. Сүмәйә - Гаммәрнең әнисе Исламдагы беренче шәһит санала. ...

                                               

Мөнбәр

Мөнбәр, минбәр - мәчет элементларының берсе, җәмигъ мәчетенең аерылып тору билгесе - имамның вәгазь укый торган урыны. Мәчетләрдә имам-хатибка җомга һәм бәйрәм намазлары вакытында вәгазь сөйләү, хөтбә уку, намаз уку, дога кылу өчен көйләнгән биек урын. Элегрәк зур мәчетләрдә генә күзәтелсә, хәзер гадәти мәчетләрнең һәрберсендә мөнбәр бар. Мәчеттә имам мөнбәргә күтәрелгәч, барлык сөйләшүләр туктатыла, барлык дин тотучыларның игътибары вәгазьгә туплана.

                                               

Әбу Зәрр әл-Гыйфари

Әбу Зәрр әл-Гыйфари Мөхәммәд галәйһиссәләмнең билгеле сәхабәләренең берсе. Чын исеме: Җундуб ибне Җәнада. Әбу Зәрр Мәккәдән ерак түгел булган Ваддан үзәнлегендәге Гыйфар кабиләсеннән була. Әлеге кабилә вәкилләре җирләреннән үтүче кәрваннардан ясак җыю белән шөгыльләнгәннәр. Әбу Зәрр исламга кадәр үк потларга табынудан баш тарта, ә бераллалыкка өндәүче пәйгамбәр килгәнен ишеткәч, энесе Әнисне аның янына дине турында белешергә җибәрә, ә аннары үзе Мәккәгә килә, ләкин беркемгә дә шәһәргә килү максатын әйтми. Ул Мөхәмәмәд галәйһиссәләмне Кәгъбә янында көтә. 3 төнне Әбу Зәрр Гали ибне Әбү Талиб ...

                                               

Новелла (жанр)

Әдәбиятта жанр буларак, новелла Яңарыш чорында Яңа Дәвер Италия әдәбиятында барлыкка килгән. Итальян шагыйре һәм язучысы Джованни Боккаччо үзенең кумирлары - Данте Алигьери һәм Франческо Петрарка белән беррәттән Аурупа мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясый. Аның төп әсәре - "Декамерон" 1350 - 1353, 1470 елда басылып чыккан - новеллалар китабы, гуманистик идеяләр, хөр фикерлелек рухы һәм антиклерикализм, аскет әхлакны кабул итмәү, күңелле юмор белән сугарылган. Китаптагы новеллаларның күпчелеге мәхәббәт темасына багышланган. XIX гасырда Көнбатыш Аурупа илләрендә жанр буларак, новелла яңадан ту ...

                                               

Гайшә

Гайшә яки Гайшә Бинт Әбү Бәкер - Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыннарының берсе, өммел мөэминин, Әбү Бәкернең кызы. Мөхәммәд пәйгамбәргә 620 елда Мәккәдә кияүгә чыга, ләкин ире йортына ике елдан соң гына күчә. Аңа бу вакытта 9 яки 10 яшь була, ләкин төрле чыганакларда Гайшәнең бу вакыттагы яшен төрлечә күрсәтәләр. Ибне Хишам һәм башка кайбер тарихчыларда Гайшәнең иң беренче ислам кабул итүчеләрдән булганлыгы әйтелә, ә бу аңа 15 яшь булганлыгына күрсәтә. Шулай ук кайбер тарихчылар пәйгамбәргә кадәр Гайшәгә Җүбәйр ибне Мутимнең өйләнергә теләгәнлеге һәм Гайшәгә 17 яшь булганлыгы турында мәгълүмат ...

                                               

Гошер

Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. Бу гамәлне инкяр итүче кеше, әлбәттә, кяфер була. Ә инде аны ниндидер сыйфат, әйтик, саранлык белән үтәмәүче кеше зур гөнаһлы булыр. Аллаһы Тәгалә "Бакара" сүрәсенең 277 нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: "Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас". Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше Кыямәт көнендә бернинди дә курку-көенүне күрмәс, ди. Бу дөньяда адәм баласы үзенә бирелгән ма ...

Госман Гомәр
                                     

ⓘ Госман Гомәр

Госман Гомәр, Госман Гомәр улы Гомәров - журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, "Шәрәфле аксакал" медале иясе. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

                                     

1. Тәрҗемәи хәле

1933 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Шитнәү-Чирмешән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә бишенче сыйныфны тәмамлагач, заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбен, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.

                                     

2. Хезмәт юлы

1957 елда юллама белән Саба районының "Колхоз байрагы" хәзерге "Саба таңнары" газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Өч елдан соң, элеккеге Красный Бор районының 1960 елдан Әгерҗе районына керә "Ленин юлыннан" газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә. Газета ябылгач, "Социалистик Татарстан" хәзерге "Ватаным Татарстан" газетасында эшли башлаган. 1960-елларда Татарстан Журналистлар берлегендә консультант һәм җаваплы сәркатиб. 1970 - 1987 елларда "Татарстан яшьләре" газетасының бүлек мөдире. Аннары "Ватаным Татарстан", "Заман" газеталарында, "Татарстан" журналында эшли. 2002 елдан әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

2020 елның 2 мартында Казанда 87 яшендә вафат. Туган авылында җирләнгән.

                                     

3. Иҗаты

Госман Гомәр - татар матбугатын үстерүгә 70 елга якын гомерен багышлаган, республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөргән, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачу өчен күп тырышлык куйган шәхес, рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә - дәһшәтле Сталинград сугышында батырлык күрсәткән милләт балалары язмышы.

Вакытлы матбугатта хезмәтләре 1949 елдан күренә башлый. Тормышның әһәмиятле темаларына багышланган язмалар, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында "Уйна гармуныңны" дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Матбугат битләрендә "Упкын" 1990, "Элмәк" 1991, "Юлбарыс тырнагы" 1992, "Каты борын" 1992, "Шаһмиран" 1994, 1998, 2018 рус телендә), "Мөһер" 1998, "Чия чебене" 2002 исемле повестьлары басылган. 2000 һәм 2004 елларда "Юлбарыс тырнагы" һәм "Гармун телләре унике" җыентыклары басылып чыга. 2015 елда парчалардан, кыска хикәя-новеллалардан төзелгән "Даһилар мөнбәре" җыентыгы дөнья күрә.



                                     

4. Сылтамалар

  • Госман Гомәрнең тууына 85 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә YouTube видео, 1:04:20
  • Госман Гомәрнең юбилей кичәсе. Татар-информ МА, 09.04.2018
  • Госман Гомәр. Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. К.: ТКН, 2009.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →