Back

ⓘ Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ - Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын ..



Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы
                                     

ⓘ Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ - Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары бурычларын һәм функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият органы. ТР буенча ЭЭМ РФ эчке эшләр органнары системасына керә һәм РФ Эчке эшләр министрлыгына буйсына.

                                     

1. Җитәкче

  • Министр 1993 - 1998 - Искәндәр Галимов, милиция генерал-полковнигы.
  • Министр 1998 - 2012 - Әсгать Сәфәров, полиция генерал-лейтенанты.
  • Министр 2012 елның 27 апреленнән - Артем Хохорин, полиция генерал-лейтенанты.
  • Министр 1983 - 1993 - Сергей Кириллов, милиция генерал-майоры.
                                     

2. Эшчәнлекне гамәлгә ашыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлеген турыдан-туры һәм яисә районнар муниципаль районнар, шәһәрләр шәһәр округлары һ. б. муниципаль берәмлекләр, шул исәптән берничә муниципаль берәмлек буенча буйсынган эчке эшләр бүлекләре идарәләре, шулай ук РФ кануннарында һәм РФ ЭЭМ норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә эчке эшләр органнары алдында торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен төзелгән башка бүлекчәләр һәм оешмалар аша гамәлгә ашыра.

                                     

3. Бурычлары

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының үз вәкаләтләре чикләрендә ТР территориясендә төп бурычлары:

  • кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү
  • җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү
  • үзенә буйсынган эчке эшләр органнары, бүлекчәләре һәм оешмалары белән идарә итү, аларның эшчәнлеген оештыру
  • юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү
  • җинаятьләрне кисәтүне, ачыклауны, туктатуны, ачуны һәм тикшерүне, шулай ук административ хокук бозуларны кисәтүне оештыру

ТР буенча ЭЭМ үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, халыкара хокукның гомумтанылган принципларына һәм нормаларына, РФ халыкара шартнамәләренә, федераль кануннарга, РФ Президенты указларына һәм күрсәтмәләренә, РФ Хөкүмәте карарларына һәм күрсәтмәләренә, РФ ЭЭМ норматив хокукый актларына, ТР буенча ЭЭМ турында нигезләмәгә, шулай ук ТР Конституциясенә, ТР кануннарына һ. б. норматив хокукый актларына таяна.

ТР буенча ЭЭМ РФ кануннары белән билгеләнгән тәртиптә төзелә, үзгәртеп корыла һәм бетерелә.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →