Back

ⓘ Татарстан суверенитеты. Совет чоры Татарстанда республиканы автоном статусыннан союздаш республикасы статусына күтәрү өчен иҗтимагый хәрәкәт башлана. Әммә бу ка ..



                                               

Заман сулышы

Заман сулышы - Лениногорск муниципаль районының рәсми матбугат чарасы. 1931 елда җирлектә Шөгер районында беренче тапкыр татар газеты чыга башлый. Ул" Тоташ колхоз”" За сплошную коллективизацию” дип атала. Ш.Шаһиев беренче мөхәррире итеп билгеләнә. 1950 елда, газет үз исемен" Җиңү байрагы”" Знамя Победы” дип үзгәртә. 1959 елдан" Ильич васыятьләре”" Заветы Ильича” исеме астында дубляж буларак чыга. Яңа җилләр, яңарыш җилләре тәэсирендә – Республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән елны – 1990 елда яңа, мөстәкыйль газет –" Заман сулышы” чыга башлый. Бу дәвер эчендә газ ...

Татарстан суверенитеты
                                     

ⓘ Татарстан суверенитеты

Совет чоры Татарстанда республиканы автоном статусыннан союздаш республикасы статусына күтәрү өчен иҗтимагый хәрәкәт башлана. Әммә бу карашлар КПСС тарафыннан яклау тапмый.

XX гасырнын 80 нче еллар ахырында коммунистик режим череп таркалуга барганда Татарстанда шул карашларны үтәү өчен милли хәрәкәт оеша башлый. Татарстан парламентына беренче демократия нигезендә оештырылган альтернатив сайлаулар узып милли мәнфәгәтләрне якларлык кешеләр сайлана – Марат Мөлеков, Фәүзия Байрамова, Фәндәс Сафиуллин һ.б.

                                     

1. Татарстан суверенитеты өчен хәрәкәте тарихы

  • 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтте. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплады.
  • 2002 елның мартында ТР Конституциясына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында ТР законы нигезендә ТР Конституциясының РФ Конституциясына тәңгәлләштерелгән яңа редакциясе раслана.
  • 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы - суверен дәүләт дип белдергән Татарстан конституциясе кабул ителде.
  • 1990 елның 30 августында Татарстан республикасы суверенитеты декларациясе кабул ителә. Республика исеме ТАССРдан Татар ССР - Татарстан Республикасы буларак үзгәртелә.
  • 1992 елның 7 февраль - җөмһүрият исеме Татарстан Республикасы Татарстан буларак үзгәртеп корылган.
  • 1994 елның 15 февралендә" Русия Федерациясе дәүләт хәкимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хәкимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында” шартнамәгә кул куела, нәтиҗәдә республика РФ хокуки кырына кайта.
  • 1992 елның 31 мартында Татарстан Чичәнстан белән берлектә Федератив килешүне имзаламады.
  • 1993 елның 12 декабрь - Бөтенроссия дәрәҗәсендә илнең яңа конституциясе проектын кабул итү буенча узган тавыш бирүгә кайбер Татарстан сәясәтчеләре бойкот игълан итә. Сайлауларда катнашканнар саны гадәттән тыш түбән булды 15 % тан ким, аларның күпчелеге 74.84 % Татарстанны РФ субъекты буларак билгеләүче конституцияне кабул итү яклы булуын белдерә. Илкүләм тавыш бирү алдыннан, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы вадандашлары Россия Федерациясе ватандашлыгына ия булуларын хәтерләтеп, республика халкының ирекле килеш үз ихтыярын белдерү өчен бар шартлар тудырылганын раслады. Шулай ук, яңа РФ Конституциясы Татарстан яки кайбер башка республикаларда хуплау тапмау ихтималына карамастан, республика хөкүмәте аны гомүмән илкүләм дәрәҗәсендә кабул ителгәне аркасында хөрмәт итәчәген ассызыклады.
  • 1991 елның 29 ноябрь көнендә ТССР Югары Советы бүгенге Татарстан Республикасы байрагын кабул итә.
  • 1991 елның 26 декабрь - ССРБ таркалуы нәтиҗәсендә, ТР Югары Шурасы Татарстан Республикасының Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә аны нигезләүчеләр арасында кергән әгъза ил буларак керү декларациясен кабул итә.
  • 1991 елның 12 июнендә беренче Татарстан Президенты сайлаулары уздырыла.
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →