Back

ⓘ Тукай районы байрагы Татарстанның Тукай районы халык депутатлары шурасының 2005 елның 11 ноябре 26 нчы санлы карары нигезендә кабул ителә. Россия Федерациясе Дә ..



Тукай районы байрагы
                                     

ⓘ Тукай районы байрагы

Тукай районы байрагы Татарстанның Тукай районы халык депутатлары шурасының 2005 елның 11 ноябре 2/6 нчы санлы карары нигезендә кабул ителә. Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2040 нчы номер белән кертелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика регистрына 37 нче номер белән кертелгән.

                                     

1. Символлар нигезләмәсе

Байрак беренче мәртәбә уйлап чыгарыла, ул район гербына нигезләнгән, анда Татарстанның әһәмиятле сәнәгать өлкәләре чагылыш тапкан. Тукай районы - су юлы һәм башка магистральләр кисешкән урында урнашкан зур авыл хуҗалыгы районы. Байракта төп фигура – алтын төстәге Арыслан. Җәнлекләр патшасы булган арыслан көч-куәтне, ышанычны,батырлыкны гәүдәләндерә. Таяк очына беркетелгән җилфердәүче көмеш төстәге җиде тасма районның күпмилләтле халкы дуслыгын күрсәтә. Байрактагы аксыл зәңгәр төстәге аскы өлеш Тукай районының Чулман елгасында урнашуын белдерә.

Алтын төс - байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыллылык билгесе.

Көмеш төс - пакьлек, камиллек, тынычлык, үзара аңлашу билгесе.

Кызылсу алтын төс - батырлык, көч, хезмәт, матурлык билгесе.

Аксыл зәңгәр төс - намуслылык, эчкерсезлек, югары максатлар билгесе.

                                     

2. Авторлар төркеме

Рамил Хәйретдинов Казан, Радик Салихов Казан, Константин Мочёнов Химки, Кирилл Переходенко Конаково, Оксана Афанасьева Мәскәү, Роберт Маланичев Мәскәү, Фәйрүзә Сәләхова Тукай районы.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →