Back

ⓘ Спас тармак технологияләре техникумы - Татарстанның Спас районы үзәге Болгар шәһәрендә урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Казан илкүләм тикшеренү техн ..



Спас тармак технологияләре техникумы
                                     

ⓘ Спас тармак технологияләре техникумы

Спас тармак технологияләре техникумы - Татарстанның Спас районы үзәге Болгар шәһәрендә урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының фәнни-белем бирү кластерына керә. Гамәлгә куючысы - Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Директор - Надежда Алексей кызы Гришина.

                                     

1. Тарих

1944 елда ТАССР халык комиссарлары шурасы карары белән Куйбышев шәһәрендә элекке районара колхоз мәктәбе базасында авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбе ачыла. 1944-1945 елларда уку йортының директоры - Анатолий Никита улы Горбунов, 1946-1952 И.С. Караульный, соңрак Николай Василий улы Назаров, Михаил Александр улы Кривошеев, Иван Ефим улы Непомнющий, Николай Василий улы Юнысов, Ленард Әскар улы Фәйзуллин, Морат Салих улы Фәритов.

1954 елда 5нче Куйбышев авыл хуҗалыгы механизаторлары училищесы яңа Куйбышев шәһәренә күчә. Соңрак исеме 73нче СПТУ, 73нче һөнәри лицей итеп үзгәртелә, 2010 елдан Спас тармак технологияләре техникумы.

1972 елда яңа уку корпусы, 1974 елда лаборатор-практик эшләр корпусы, 1975 елда 260 урынлык тулай торак төзелә. 1983 елдан уку йортында пешекчеләр, кондитерлар, авыл хуҗалгы җитештерүе бухгалтерлары, тегүчеләр, тәрбичеләр, клуб хезмәткәрләре әзерләнә башлый. 65 ел эчендә уку йорты 27 меңнән артык белгеч: 23 мең механизатор, армия өчен 2 461 машина йөртүче, 240 машина белән сыер саву остасы, 574 пешекче, 390 бухгалтер, 202 тегүче, 23 агроном әзерләгән.

                                     

2. Белгечлекләр

2017-2018 уку елына Спас тармак технологияләре техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы буенча 146 студент кабул ителә

  • Автомеханик - 20
  • Җәмәгать туклануы азык-төлек технологиясе - 20
  • Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау - 20
  • Коммерция читтән торып уку - 12
  • Официант, бармен - 20
  • Коммерция - 15
  • Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау читтән торып уку - 12
  • Кунакханә сервисы - 15
  • Кунакханә сервисы читтән торып уку - 12
                                     

3. Сылтамалар

  • Создавая рабочую элиту. "Элита" журнал, 10.05.2012.
  • Уку йортының "Татарстан Республикасы электрон мәгарифе" порталындагы сәхифәсе
  • Нас назовут рабочими по праву. "Известия Татарстана", 11.03.2016
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →