Back

ⓘ Элита Татарстана, журнал. Элита Татарстана - Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-аналитик айлык журнал. Элекке исеме – Лидер. Республиканың эшл ..



Элита Татарстана (журнал)
                                     

ⓘ Элита Татарстана (журнал)

"Элита Татарстана" - Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-аналитик айлык журнал. Элекке исеме – "Лидер". Республиканың эшлекле, сәяси, мәдәни, гыйльми элитасы һәм Татарстан партнерлары өчен нәшер ителә. Ай саен яхшы ак кәгазьдә, төсле итеп, 120 битле булып чыга.

                                     

1. Максат

Татарстанның илдәге һәм халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү. Журналда Татарстанның дан-абруй казанган һәм кызыклы шәхесләре - эре ширкәтләр җитәкчеләре, сәясәтчеләр, эшкуарлар, атаклы галимнәр, сәләтле мәдәният эшлеклеләре, спортчылар һ.б. турында сөйләнә, алар белән интервьюлар оештырыла. Шулай ук көн кадагындагы мәсьәләләргә үз карашы булган, аларны чишү юлларын тәкъдим итәрдәй җәмәгать эшлеклеләре, сәяси һәм эшлекле даирә вәкилләре дә язмаларның каһарманнары була ала.

                                     

2. Мәгълүмат

  • Оештыручысы гамәлгә куючы - "София" ААҖ.
  • Баш мөхәррире - Вячеслав Алексей улы Карпов.
  • Нәшрият эшчәнлегенә рөхсәт 2006 елда алынган. Таныклык ПИ № ФС 77-21168.
                                     

3. Таралу

Татарстан буенча адреслы таратыла: ТР президенты аппараты, Татарстан Дәүләт Шурасы, ТР министрлар кабинеты, республика министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, Казан һ.б. шәһәр-район хакимиятләре, Татнефть, КамАЗ, Сәүдә-сәнәгать палатасы, банклар, фәнни үзәкләр, мәдәният, мәгариф, спорт оешмалары, "Казан ярминкәсе" ААҖ, ширкәт җитәкчеләре кулына барып керә.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →