Back

ⓘ Русия Федерациясе субъектлары дәүләт һәм рәсми телләре. Россия Федерациясе Конституциясенең 68 мәкаләсе нигезендә Россиянең бөтен территориясендә дәүләт теле бу ..



Русия Федерациясе субъектлары дәүләт һәм рәсми телләре
                                     

ⓘ Русия Федерациясе субъектлары дәүләт һәм рәсми телләре

Россия Федерациясе Конституциясенең 68 мәкаләсе нигезендә Россиянең бөтен территориясендә дәүләт теле буларак рус теле йөри. Россиягә керүче республикаларның Россия Федерациясе дәүләт теле белән бер рәттән кулланучы үз дәүләт телләрен билгеләү хокуклары бар.

Илнең Конституциясендә автоном округ һәм өлкәләренең үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы турында берни әтелмәсә дә, Россия Федерациясенең әлеге субъектлары бу телләрнең рәсми статусын үз низамнамә һәм кануннары нигезендә билгели.

                                     

1. Россия Федерациясе республикалары дәүләт телләре

  • якут теле Якутия
  • украин теле Кырым Республикасы
  • чуаш теле Чуашстан
  • карачай-балкар теле Кабарда-Балкария республика конституциясендә балкар теле буларак аталган, Карачай-Чиркәсия республика конституциясендә карачай теле буларак аталган)
  • нугай теле Карачай-Чиркәсия
  • адыгэ теле Адыгея
  • татар теле Татарстан
  • ингуш теле Ингушетия
  • чечен теле Чечня
  • көньяк Алтай теле Алтай Республикасы
  • мукшы теле Мордовия
  • коми теле Коми Республикасы
  • бурят теле Бурятия
  • Дагстан телләре. Дагстан Республикасы Конституциясе буенча, рус теле һәм бар Дагстан халыклары телләре республиканың бөтен территориясендә дәүләт статусына ия. Дагстанның язу телләр рәтенә авар, агул, әзери, даргин, комык, лак, лезгин, нугай, рутул, табасаран, тат, цахур һәм чечен телләре керә.
  • тыва теле Тыва
  • осетин теле Төньяк Осетия
  • башкорт теле Башкортстан
  • хакас теле Хакасия
  • калмык теле Калмыкия
  • кабарда-чиркәс теле Кабарда-Балкария республика конституциясендә кабарда теле буларак аталган, Карачай-Чиркәсия республика конституциясендә черкес теле буларак аталган)
  • чирмеш теле Мари Ил
  • ирзә теле Мордовия
  • ар теле Удмуртия
  • кырымтатар теле Кырым Республикасы
  • абазин теле Карачай-Чиркәсия
                                     

2. Рәсми статуска ия телләр

  • долган теле Якутия. Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла.
  • вепс теле Карелия. Җирле үзидарә органнарында кулланыла ала
  • ненец теле
  • казакъ теле Алтай Республикасы. Сөйләшүчеләр күпләп яшәгән җирләрдә рәсми аралашу мохитләрендә кулланыла.
  • Ненец автономияле округы. Ненецлар яшәгән урыннарында рәсми статуска ия 2013 елның гыйнвар аеннан.
  • коми-пермь теле Пермь краеның Коми-Пермяк округы. Рәсми аралашу мохитләрдә кулланыла ала.
  • манси теле Хант-Манси - Югра автономияле округы. Җирле азсанлы халыклар телләренең рәсми документлар әйләнешендә куллану хокукы тәэмин ителә.
  • бурят теле Байкал арты краеның Агин Бурят округы. Крайның низамнамәсе нигезендә, бурят теле рус теле белән бер рәттән кулланыла ала
  • Хант-Манси - Югра автономияле округы. Җирле азсанлы халыклар телләренең рәсми документлар әйләнешендә куллану хокукы тәэмин ителә.
  • Ямал-Ненец автономияле округы. Төньякның азсанлы җирле халыкларының традицион яшәү урыннарында рәсми документлар әйләнешендә кулланыла ала.
  • карел теле Карелия. Җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланыла ала
  • фин теле Карелия. Җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланыла ала
  • хант теле
  • Ямало-Ненецкий АО. Төньякның азсанлы җирле халыкларының традицион яшәү урыннарында рәсми документлар әйләнешендә кулланыла ала.
  • Хант-Манси - Югра автономияле округы. Азсанлы җирле халыклары телләренең рәсми документ әйләнешендә куллану хокукы тәэмин ителә.
  • чукот теле Якутия. Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла.
  • селькуп теле Ямал-Ненец автономияле округы. Төньякның азсанлы җирле халыкларының традицион яшәү урыннарында рәсми документлар әйләнешендә кулланыла ала.
  • эвенк теле Якутия. Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла.
  • эвен теле Якутия. Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла.
  • юкагир теле Якутия. Бу халык яшәгән җирләрдә җирле рәсми тел буларак кабул ителә һәм дәүләт телләре белән бер рәттән кулланыла.

Башкортстан, Мари Ил, Татарстан, Удмуртия, Хакасия һәм Чукотка автономияле округы кануннамәләре шулай ук милли азчылыклар вәкилләре күпләп яшәгән җиртелләрендә аларның телләренең махсус телләрен билгеләмичә рәсми статуслы булуын раслый.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →