Back

ⓘ Русия тел сәясәте. Россия тел сәясәте - Россия хакимияте һәм иҗтимагый институтлары тарафыннан үткәрелгән тел сферасындагы чаралар системасы. Нигездә тел сферас ..



                                               

Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге

Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге - Башкортстан Республикасының Россия Фәннәр академиясе карамагындагы фәнни оешмасы. Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге ССРБ Министрлар Шурасы карары белән 1951 елның 12 маенда оештырыла. Бу дәвердә ул ССРБ Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы исемен йөртә. 1961 елда үзәкләштерү сәясәте нәтиҗәсендә оешма тулаем РСФСР хөкүмәте карамагына тапшырыла. Бары тик 1967 елда гына ул үз хокукларын кире кайтаруга ирешә. Атамасын кат-кат үзгәрткәч, 1993 елда оешма бүгенге исемен ала. Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге әлеге көндә 13 ...

                                               

Русия Федерациясе телләре

Россия Федерациясе телләре - бу дәүләт территориясендә кулланылыш тапкан телләр. Алар 14 телләр гаиләләренә карый; нивх теле үксез. Һәрбер тел янында аны Россиядә кулланучылар саны күрсәтелгән: йә 2010 елгы җанисәп, йә аның нәтиҗәләре ышанычлы мәгълүмат була алмаган чакта - 2002 елгы лингвистлар бәяләмәсе нигезендә. Соңгы очракта алар алдында тильда ~ билгесе куела.

                                               

Русия Федерациясе чит ил эшләре министрлыгы

Россия Федерациясе чит ил эшләре министрлыгы - Русия Федерациясе башкарма хакимиятенең дәүләт органы. РФ чит дәүләтләре һәм халыкара оешмалар белән мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт идәрәсен тормышка ашыра. Конституциядә РФ президенты артыннан теркәлгән очракларда яки РФ канаунбирү актларына туры китереп, министрлык Россия Федерациясе президентына карамагында була. Чит эшләр министры тарафыннан идарә ителә. Россия ЧИЭМ 1944 елда РСФСР Чит ил эшләре халык комиссариаты буларак барлыкка килгән һәм ССРБ ЧИЭМы белән бер үк вакытта эшләгәннәр.

                                               

Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты

К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты белән бутамагыз. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты рус. Башкирский государственный педагогический университет им. М. Акмуллы́ ; баш. М. Аҡмулла исемендәге Башҡорт дәүләт педагогия университеты – Уфадагы педагогик югары уку йорты.

                                               

Япониядә ислам

Япониядә ислам - Япония территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Япония халкының 0.10 % ы - Ислам дине тарафдары. Ислам Япониядә тарафдарларының саны буенча азчылык дине санала. Япония мөселманнары - сөнниләр, әхмәдияләр. Бүген Япония мөселманнары, нигездә, иммигрантлар җәмгыятеннән, шулай ук зур булмаган этник японнар җәмгыятеннән тора.

                                               

Кама таңнары (гәҗит)

Кама таңнары - татар телендә Башкортстанның Кызыл Кама районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. атнага ике тапкыр чыга. Русча "Краснокамские зори" гәҗите чыга. Гомуми тираж – 3 500 данә булган. Айга 1 тапкыр башк. "Ҡурай" гәҗит - кушымтасы чыгып килә. 2020 елда русча "Краснокамские зори" тиражы 1 меңгә якын, татарча "Кама таңнары" 500 тирәсе тираж белән чыга.

                                               

Күвәйт

Күвәйт, рәсми исеме – Күвәйт дәүләте – Көньяк-көнбатыш Азиядагы дәүләт. Төньякта һәм көнбатышта Гыйрак белән һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Көнчыгыштан Фарсы култыгы белән юыла. Башкаласы – Әл-Күвәйт шәһәре.

                                               

Шаран киңлекләре

Шаран киңлекләре - татар телендә Башкортстанның Шаран районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча "Шаранские просторы", айга 1 тапкыр башк. "Сөн һулышы" гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 5 000 данә.

                                               

Польша

Төгәл рәсми исеменең тәрҗемәсе - Поляк Республикасы, чөнки Polska - поляк дигәнне аңлата лат. Respublica Polona - Polonia Польша түгел). Рәсми исемендә хәзерге поляк сүзе "republika" республика кулланылмый, ә искергән "Rzeczpospolita" Жечпоспо́лита сүзе кулланыла. Польша сүзе борынгы славян сүзе полъ сүзеннән килеп чыккан, илнең рельефында тигезлек өстенлек иткәнен күрсәтә. Татарча тарихи исем - Ләхстан.

                                               

Бруней

Бруне́й, Бруней-Даруссалам – Көньяк-көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Чикләрен Көньяк Кытай диңгезе юа. Малайзия белән чиктәш. Мәйданы – 5.8 мең кв. чакрым. Халык саны – 388 мең. Башкала – Бандар-Сери-Бегаван шәһәре. Дәүләт Милләтләр дуслыгы составына керә.

                                               

Бүздәк яңалыклары

Бүздәк яңалыклары – татар телендә Башкортстанның Бүздәк районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага ике тапкыр чыга. русча "Буздякские новости" гәҗите чыга. Гомуми тираж – 6 900 данә, яртысыннан күбрәге татарча гәҗитнеке. Айга 2 тапкыр башк. "Бүздәгем-йәнтөйәгем" гәҗит - кушымча чыгып килә. Өч телдә "Бүздәк-экспресс" реклама гәҗите таратыла.

                                               

Урта Иделдә миссионерлык оешмалары эшчәнлеге

XIX гасырның икенче яртысында Урта Иделнең чит кавем кешеләре арасында православ миссионерлык эшен актив торгызу күзәтелә башлый. 1773 елда Патшабикәнең указы кабул ителгәннән соң ислам дине җиңүгә ирешкәч, миссионерлык эшен торгызу рус патша хөкүмәтенең һәм православ чиркәүнең җавабы була. Шул указдан соң ислам динен кабул итүчеләр акрынлап күбәя башлый. XIX йөзнең икенче яртысында хакимият: "Русия - халыкка теләсә нинди дин тотарга ирек бирә торган ил", - дип кат-кат тәкрарлый. Һәр дин дә бертигез хокуклы, кайсы милләттән булуына карамастан, кануннар империя гражданнарын бертигез яклый, ...

                                     

ⓘ Русия тел сәясәте

Россия тел сәясәте - Россия хакимияте һәм иҗтимагый институтлары тарафыннан үткәрелгән тел сферасындагы чаралар системасы.

Нигездә тел сферасы ике норматив-хокукый актлар белән көйләнә - 1991 елгы "Россия Федерациясе халыклары турында" кануны һәм "Россия Федерациясенең дәүләт теле турында" кануны.

                                     

1. Россия дәүләт телләре

Россия Федерациясенең төп канунының 65 маддәсе буенча, рус теле Россиянең бөтен территориясендә дәүләт теле булып тора. Россия составындагы җөмһүриятләре үз дәүләт телләрен гамәлгә кертергә хокукы бар. Әмма бу хокук милли азчылыкларның аның телләрнең дәүләт теле статустына хокукын барлыгын аңлатмый, һәм кайбер очракларда бу аларның тел хокукларын бозылуга китерә. Мәсәлән, Карелия Җөмһүриятендә бердәнбер дәүләт теле булып рус теле кала, карел теленең дәүләти статусы әле дә танылмаган. Моның сәбәбе шунда ки, карел теле латыйн имләне куллана, ә "Россия Федерациясе халыклары турында" канунында "җөмһүриятләрнең дәүләт телләре кириил имләсе нигезендә генә төзелергә тиеш" дигән сүзләре бар.

Россиядә сивиль җәмгыяте формалашуы дәрәҗәсе чагыштырмача түбән булуы аркасында, берәр телгә рәсми статус бирелүе сөйләшүчеләр арасында аның язмышы өчен җаваплылык хисне тупасландыра ала. Кешеләр, тел канун тарафыннан якланыла һәм рәсми статуска ия икән, аны үстерү һәм аның чәчәк атуы өчен түрәләр кайгырырга тиеш дип уйлы ала.

                                     

2. Россия телләрендә мәгариф

Россия халыклары телләрендә мәгариф күбесенчә җөмһүриятләрдә алып барыла. 1920/1930-елларда укыту 48 төп халкының телләрендә оештырылган, тик 1980-елларда ул 18 тел дә генә калган, тулы укыту циклы 11 класс ике телдә генә калган.

Татарстан, Башкортстан һәм Саха җөмһүриятләрендәге кануннарына туры китереп, Россия ватандашлары рус теленнән кала титуллы халык телен мәҗбүри рәвештә өйрәнергә тиеш булалар.

Гомуми төп белем бирү дәүләт стандартының милли-төбәк компоненты - гомуми төп белем бирү дәүләт стандартының бер компоненты. Җөмһүрият РФ субъекты тарафыннан урнаштырылган. 2007 елның 24 дикәберендә № 309-ФЗ "Дәүләт белем алу стандарты төшенчәсе һәм төзелеше үзгәртү өлешендә аерым РФ канунбирү актларына үзгәртүләр кертү турында" федераль кануны белән юкка чыгарылган.

                                     

3. Россия телләрендә басма ММЧлары

2010 елда тираж буенча Россиядәге китапларның 99.4% өлеше, журналларның 99.8 % 1996 - 97.8% өлеше, гәҗитләрнең 98.3 % 1996 - 97.8% өлеше рус телендә чыгырылган.

                                     

4. Россиядәге икетеллелек

Икетеллек Алтай, Башкортстан, Татарстан, Чуашстан, Саха, Бүрәтия, Төньяк Кавказ җөмһүриятләрендә һәм кайбер башка төбәкләрдә таралган. Бу җөмһүриятләрдә гадәттә тел ситуациясе шундый була: шәһәр халкы фәкать русча сөйләшә яки җирле халкы теленең бераз белүгә ия була; авыл халкы исә туган телне һәм ниндидер дәрҗәдә русча белә. Икетеллекнең икенче төре рус теле туган теле буларак һәм икенче телне белү сирәгрәк күзәтелә.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →