Back

ⓘ Татарстан фәне. Безнең төбәктә тупланган белемнәрне системага салырга омтылу Идел буе Болгарында ук башланган: тарих, дин гыйльме, әдәп, әхлак, ш.у. география, ..



                                               

Антропонимика

Антропонимика - кеше исемнәре, ата исеме кушамат, псевдоним, криптонимнарның килеп чыгышын, төзелеш- ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган ономастиканың бер тармагы.

                                               

Фиргать Җиһаншин

Фиргать Вәгыйз улы Җиһаншин - FLAMAX җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры, эшкуар, Татарстан Республикасының пуля белән һәм стендка ату буенча параспорт Федерациясенең вице-президенты, хәйрияче.

                                               

Ильяс Мөхәммәтҗанов

Ильяс Мулланурович Мөхәммәтҗанов - Татар дәүләт педагогика университетының көнчыгыш телләр факультетының экономика һәм идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, югары категорияле география, биология һәм гарәп теле укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, бик күп җырлар авторы.

                                               

Алтын Урда дәүләтендә фән һәм мәгърифәт

Идел буе Болгар дәүләте татар-монгол һөҗүменнән соң 1236 елда буйсындырыла һәм Алтын Урда дәүләтенә кушыла. Тарихта яңа чор – XIII гасырның утызынчы елларыннан алып XV гасырның утызынчы елларына кадәр сузылган Алтын Урда чоры – башлана. Алтын Урда дәүләтенең барлыкка килүе шәһәрләр төзелешенә һәм шәһәр мәдәнияты үсешенә зур йогынты ясый. Шәһәрләр эре мәдәният үзәкләре булып тора, һөнәрчелек, сәүдә, фән һәм сәнгать үсеш ала. Ислам дине мәдәниятның, фәннең, мәгърифәтнең һәм әдәбиятның чәчәк атуына көчле этәргеч бирә. Алтын Урда шәһәрләренә төрле илләрдән кешеләр агыла башлый. Төрле фәннәр: м ...

                                               

Туган ягыбыздагы археологик һәйкәлләр

Туган ягыбыздагы археологик һәйкәлләр Үткәннәрне барлар өчен кешеләр төрле-төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәләр. Беренчесе – үткән тарихыбызны барлаучы кулъязмалар. Хәзерге көндә аларның күпчелек өлеше архивларда сакланалар. Бер өлеше аерым кешеләр кулында. Ләкин кулыбызга алып укырлык түгел, чөнки безнең меңеллык тарихыбыз гарәп хәрефләре белән язылган. Күбебез, шушындый китапны кулыбызга алгач, куркып калабыз, гарәпчә белмәвебезгә үкенәбез. Безгә гарәп алфавитын да өйрәнү җитә, ул китаплар үз телебездә язылган. Кулъязма тарихыбыз берничә йөзне генә үз эченә ала. Күп кенә язма чыганаклар ...

                                               

Башлангычлар исемлеге (рус шашкасы)

Рус шашкасы - Русиядә һәм якындагы чит илләрдә киң таралган уеннарның берсе. Аның дистәләгән башлангычлары бар. Дебютларның спортчылар һәм һәвәскәрләр тарафыннан аеруча киң кулланыла торганнары беренче йөрешләре һәм шулардан соң барлыкка килә торган үзенчәлекле партияләрдән алынган позиция диаграммалары белән бирелә.

                                     

ⓘ Татарстан фәне

Безнең төбәктә тупланган белемнәрне системага салырга омтылу Идел буе Болгарында ук башланган: тарих, дин гыйльме, әдәп, әхлак, ш.у. география, математик, астрономия, химия, медицина өлкәсендә хезмәтләр билгеле. Монголлар яулап алганнан соң, Идел буе Болгарында фән үсеше тукталып кала. 13 йөз ахырларыннан Алтын Урданың башкаласы Сарай әл-Мәхрүсә шәһәре мәдәни һәм фәнни тормыш үзәгенә әверелә: андагы гыйльми-рухани катлавның шактый өлешен Идел буе Болгарыннан чыккан кешеләр тәшкил итә. Дин гыйлеме, математик, географи, астрономи, медицин һ.б. фәннәр дә үсә. Н.Коперник белән Ж.Брунога кәдәр үк инде Сәйф Сараиның "Сөхәйл вә Гөлдерсен" поемасында Җирнең Кояш тирәли әйләнүе турында фикер әйтелә.

Яңа заман фәне хәзерге Татарстан территориясендә 18 йөзнең 1 яртысыннан үсә башлый. Петербург ФАнең системалы фәнни-тикшеренү ешләре планына Идел-Урал төбәген өйрәнү эше кертелә. 1730 елларда Г.Ф.Миллер, С.М.Гмелин һ.б., 1760 елларда И.И.Лепехин, П.С.Паллас, И.И.Георги һ.б. катнашында үткәрелгән академик экспедицияләр нәтиҗәсе буенча Казан төбәге тарихына, этнографисенә, мәдәниятенә караган хезмәтләр: П.И.Рычковның "Борынгы һәм урта заманнардагы Казан тарихына бер караш" - "Опыт Казанской истории древних и средних времен" 1767, Г.Ф.Миллерның "Казан губернасында яшәүче Чирмеш, Чуаш һәм арлар ише мәҗүси халыкларны тасвирлав" - "Описание живушчих в Казанской губернии языческих народов, яко то черемис, чуваш и вотяков" 1791 һ.б. китаплар дөнья күрә. Казандагы Беренче ир балалар гимназисы 1758, аннары Казан ун-ты 1804 ачылу фәнни интеллигенси кадрларын, ш.и. Татарлардан да зиалы затлар Н.М. һәм Л.Н.Ибраһимовлар, Хәлфиннәр һ.б. әзерләү, ш.у. күп кенә фәнни мәктәпләр ешен башлап җибәрү өчен нигез булып тора. 19 йөзнең 2 нче яртысында Казанда күп кенә фәнни җәмгыятьләр барлыкка килә - Казан табибләр җәмгыяте 1868, Табигатьчелер җәмгыяте 1869, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте 1878. Соңгысының эшендә Татар гәлимнәреннән Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г.Әхмәрев актив катнаша. 19 йөз ахыры - 20 йөз башларында Казан Рәсәйдә, Мәскәү белән С Петербургтан кала, өченче зур фәнни үзәккә әверелә. 1920-30 елларда югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү оешмалары саны арта. 1919 елда Казан политехник ин-ты, 1920 дә Казан клиник ин-ты ГИДУВ, 1921 дә Гыйльми Үзәк, 1922 дә Казан совет төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык ин-тлары, 1926 да Казан чукрак-телсезләр ин-ты, Казан коммуналь төзелеш, Казан мед., Казан хим технол. һәм Казан энергетика ин-тлары, 1931 дә Казан юридик, финанс-икътисад һәм Казан укытучылар ин-тлары, 1932 дә Казан авиаси ин-ты, 1939 елда ТАССР ХКС каршында Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү ин-ты к. Тел, әдәбият һәм сәнгәт институты оештырыла. Тарих, этнография, археология, тел, әдәбият һ.б. белемнәрнең проблемнарын тирәнтен тикшеренү эшләре киң җәелә, бу мәсәләләрне өйрәнүдә Җ.Җ.Вәлиди, Г.С.Гобәйдуллин, Г.Г.Ибраһимов, Н.Н.Фирсов, В.А.Богородицкий, В.Ф.Смолин, Г.М.Рәхим, Г.Ш.Шәрәф, Г.Ә.Нигмәти, Г.Х.Алпаров, М.Г.Худяков, Н.Ф.Калинин, Н.И.Воробьев һ.б. катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында СССР ФА Гыйльми оешмаларының бер өлеше Казанга эвакуацияләнә к. СССР Фәннәр академисы, республик башкаласына 1884 фәнни хезмәткәр, ш.и. СССР ФАнең 93 хакикый һәм мөхбир әгъзасы күчеп килә, алар арасында И.П.Бардин, С.И.Вавилов, Б.Д.Греков, Н.Д.Зелинский, А.Ф.Иоффе, П.Л.Капица, М.В.Келдыш, В.А.Котельников, Г.М.Кржижановский, А.Н.Крылов, Л.В.Ландау, С.С.Наметкин, А.Н.Несмеянов, С.П.Обнорский, Л.А.Орбели, А.Е.Порай-Көшис, Н.Н.Семйонов, С.Л.Соболев, Е.В.Тарле, А.Е.Ферсман, Я.И.Френкель, Е.А.Чудаков, О.Ю.Шмидт була. Күренекле гәлимнәр белән бергә эшләү җирле фәнни кадрларның иҗади үсүенә, фундаментәл фәннәр өлкәсендә тикшеренүләр алып баруда актифлашып китүенә ярдәм итә. Казанда яңа төр кораллар эшләнә. В.П.Глушко, С.П.Королев, В.М.Петляков, А.Н.Туполев һ.б. яңа тип хәрби самолетлар, реактив двигательләр, И.В.Курчатов, А.П.Александров һ.б. атом-төш коралы булдыру өлкәсендә еш алып баралар. 1945 елда СССР ФАнең Казан филиалы оештырыла к. РФАнең Казан Гыйльми үзәге. Ул биш фәнни-тикшеренү ин-тын - Биология, Геология, Физик-техник, Химия, Тел, әдәбият һәм тарих ин-тларын һәм су хуҗалыгы проблемнары, энергетик, фәнни-техник пропаганда бүлекләрен үз еченә ала. 1950-70 елларда башкалада һәм републикның бүтән шәһәрләрендә күп кенә тармаклардагы зур фәнни-тикшеренү ин-тлары: Казан авиаси технологисы һәм җитештерүне оештыру институты, Үзәктән кугыч һәм роторлы компрессорлар институты, "ГИПО", Татарстан нефт машиналары төзү институты, Вакуум машиналары төзү институты, Махсус төр качуклар институты ачыла, алар фундаментәл фәннәрне үстерүгә, ш.у. сәнәгәт һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә күтәрелгән проблемнарны хәл итүгә әхәмиәтле өлеш кертәләр. Күп кенә яңа зур фәнни мәктәпләр барлыкка килә. Татарстан гәлимнәре аеруча актуал фәнни һәм халык хуҗалыгы өчен әхәмиәтле мәсәләләрне хәл итүгә шакти зур өлеш кертә. Алар тарафыннан физикны, техникны, югары молекуляр кушылмалар химисын, нефт химисын, табиги кушылмаларны, Татарстан һәм Урта Идел буеның җир астын, туфрак белемен, үсемлекләр физиологисын, зоологи, медицин, Татар теле һәм әдәбияты белемнәрен, ТР тарихын һ.б. өйрәнү өлкәсендә күпкырлы еш алып барыла. Фәнни казанышлары белән киң танылган гәлимнәр: хими өлкәсендә - А.Е. һәм Б.А.Арбузовлар, Г.Х.Камай, П.А.Кирпичников, А.И.Коновалов, А.Н.Пудовик; физик-математик фәннәрендә - С.А.Әлтшулер, А.Д.Дубяго, Б.М.Козырев, Б.Л.Лаптев, В.В.Морозов, Х.М.Мөштәри, А.П.Норден, М.Т.Нужин, А.З.Петров, Х.С.Салихов, Г.Г.Тумашев; биологида - А.М.Алексейев, Н.И.Ливанов, А.В.Кибяков, В.А.Попов, И.А.Тарчевский; геологида - И.Г.Йосыпов, Л.М.Миропольский, Р.Х.Мөслимев, Е.И.Тихвинская, В.П.Тронов; медицинда - С.М.Алексейев, В.Г.Груздев, И.В.Домрачйов, Д.М.Зөбәйерев, М.К.Михайлов, Ю.А.Ратнер, Л.М.Рахлин, М.З.Сигәл, Ә.Г.Терегулов, М.Х.Фәйзуллин, Л.И.Шулутко; авыл хуҗалыгы һәм ветеринарида - К.Г.Боль, Б.И.Гөризонтов, Х.Г.Гиззәтуллин, В.П.Мосолов, Г.З.Равилев, А.П.Студенсов, М.П.Тушнов, И.В.Үтәй, Н.Җ.Хаҗипов, Р.Р.Хөсәйенев, А.Г.Җиһаншин; хуманитар фәннәр өлкәсендә - Я.Г.Абдуллин, А.Г.Әхмәдуллин, Е.П.Бусыгин, М.И.Габдрахманов, М.Х.Гайнуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиев, М.Г.Госманов, Х.Г.Госманов, И.П.Ермолаев, М.З.Зәкиев, Ә.Г.Кәримуллин, А.Л.Литвин, М.И.Мәхмүтев, Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ф.Мөхәммәдьяров, Г.В.Мөхәммәтҗанова, Ә.Г.Мөхәммәдиев, М.К.Мөхәррәмев, Р.И.Нәфиков, И.З.Нуруллин, Г.Ф.Саттаров, Ф.С.Сафиуллина, И.Р.Таһиров, Д.Г.Тумашева, Р.Г.Фәхретдинев, В.Х.Хаков, А.Х.Халиков, Г.М.Халит, Р.С.Хәкимев, М.Х.Хәсәнев, Н.Ш.Хисамов, Н.Г.Юзиев, Х.Х.Ярми. Е.К.Завойский тарафыннан электрон парамагнит резонансы күренешен ачу дөньякүләм әхәмиәткә ия казаныш санала. 1992 елда републикадагы югары уку йортлары, академик һәм тармак фәннәре җирлегендә Татарстан Републигы Фәннәр академисы оештырыла. Аның 7 бүлегендә тарих, филологи, фәлсәфә, сәясәт белеме, психологи, педагогик, сәнгәт, хокук белеме, биологи, медицин, математик, механик һәм машиналар төзелеше, физик, енергетик, Җир турындагы фәннәр, хими һәм хими технологилары һ.б. буенча әйдәп баручы белгечләр туплана. ТР ФАнең Көньяк-Көнчыгыш регионәл фәнни үзәге 1998, Бөгелмә ш. һәм Ульянов регионәл бүлеге 1999 төзелә. 2002 елда ТРда 972 фән докторы һәм 5400 фән кандидаты, Рәсәй ФАнең 4 хакики һәм 6 мөхбир әгзасы, ТР ФАнең 34 хакики һәм 65 мөхбир, 10 шәрәфле әгъзасы ешли. Републик гәлимнәре ТРның дәүләт икътисади һәм иҗтимаги алгарыш програмын, аның төп кануннарын, әйләнә-тирә мөхитне саклау, җир асты, нефт һәм газ, мәгәриф, фән һәм фәнни ешчәнлек хакындагы законнарны ешләүдә актиф катнаша. Татарстан гәлимнәре дөнья фәне белән интенсив багланыш урнаштыра, 1990 еллар дәүамында Европа, Азия һәм Америк илләренең академилары һәм фәнни үзәкләре белән 20 дән артык килешү төзелә. Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара бүләк, Е.К.Завойский исемендәге халыкара бүләк, Халыкара Арбузов бүләге, ш.у. ТР ФАнең күренекле гәлимнәр Ш.Мәрҗани, Г.Х.Камай, Х.М.Мөштәри, В.А.Энгелгәрдт, Ә.Г.Терегулов, К.Г.Боль, В.П.Мосолов исемендәге бүләкләр булдырыла.

Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →