Back

ⓘ Чынлы районы, Татарстан. Чынлы районы - 1935 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстан К ..



                                     

ⓘ Чынлы районы (Татарстан)

Чынлы районы - 1935 елдан 1959 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстан Көньяк-Көнбатышында, Буадан Көньяк-Көнбатышка 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәк - Иске Шәйморза авылы.

                                     

1. Тарих

Чынлы районы территориясе 1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа һәм Сембер өязләрендә, 1920 елдан 1930 елга кадәр Буа кантонында, 1930 елдан 1935 елга кадәр Буа һәм Чүпрәле районнарында урнашкан.

1935 елның 10 февралендә Буа һәм Чүпрәле районнарыннан аерылып чыгу юлы белән Будённый районы буларак барлыкка килә. 1957 елның 29 ноябрендә исеме Чынлы районы итеп үзгәртелә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1959 елда 12 октябрендә, ә аның территориясе Буа һәм Чүпрәле районнары составына кертелгән.

                                     

2. Административ бүленеш

1948 елда Чынлы районы 26 авыл советына бүленгән: Әлши, Зур Чынлы, Борындык, Боерган, Вольнистан, Ямбулат, Күшке, Шәмәк, Кече Чынлы, Новоселки, Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Яңа Шәйморза, Раково, Сарсаз, Кырык-Садак, Иске Мәртле, Күчкән Иске Суыксу, Иске Тинчәле, Иске Шәйморза, Таковар, Тимбай, Чуаш Киштәге, Чуаш Сарыкамышы, Чуаш Шәйморзасы, Янтуган. Район мәйданы 729 км² тәшкил иткән.

                                     

3. Авыл хуҗалыгы

Районда 21 колхоз эшләп килгән була:

  • Мичурин ис. колхоз - Күшке авыл советы;
  • "Кызыл Сабанчы" - Иске Шәйморза авыл советы;
  • "Яңа Тормыш" - Кырык-Садак авыл советы;
  • "Кызыл Яр";
  • "Кызыл Суыксу" 1932-1935 / Фрунзе ис. колхоз 1935-1951;
  • Киров ис. колхоз - Чуаш Шәйморзасы авыл советы;
  • "Ответ интервентам";
  • "Кызыл Ялкын";
  • "Азат" - Кырык-Садак авыл советы;
  • "Красные Новоселки" - Новоселки авыл советы;
  • "Красная Ягодная";
  • Фрунзе ис. колхоз;
  • "Сакко" - Яңа Шәйморза авыл советы;
  • "Трудовик";
  • Чапаев ис. колхоз.
  • "Сталин юлы" - Ямбулат авыл советы;
  • "Җиңү" - Ямбулат авыл советы;
  • Молотов ис. колхоз;
  • "Прогресс";
  • Карл Маркс ис. колхоз;
  • "Ударник" - Вольнистан авыл советы;
                                     

4. Чыганаклар

  • Татар энциклопедия сүзлеге Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  • РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г.: / Информ стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.
  • Татар энциклопедиясе: 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
Free and no ads
no need to download or install

Pino - logical board game which is based on tactics and strategy. In general this is a remix of chess, checkers and corners. The game develops imagination, concentration, teaches how to solve tasks, plan their own actions and of course to think logically. It does not matter how much pieces you have, the main thing is how they are placement!

online intellectual game →